Сабада Нигъмәтҗановлар видеодан карап сыер бозаулаттыра, ә сезнеке бозауладымы әле?
Сыерны телевизордан карап бозаулату турында ишеткәнегез бар идеме? Үзегез өйдә утырасыз, ә абзардагы сыер — «зәңгәр экраннар”да. Менә-менә бозауларга тиешле сыерны камерадан күзәтәсез дә, шалт чыгып чабасыз яңа бозау белән танышырга.
Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Дилбәр һәм Фаиз Нигъмәтҗановлар эшләрен көйләгән: соңгы өч елда сыерлары бозаулар вакыт җитүгә, өйдәге телевизорда абзардагы сыер «пәйда була». Бу юлы Яңа ел каникулларында да әллә концерт-спектакль караганнардыр дисезме? Юк, менә шушы сыер — ул әле ята, әле тора, биеп тә ала. Бәйрәм вакытында өйдә кеше күп бит: бала-чагасы, туган-тумачасы да… Үткән-сүткәндә, барыбер берсе күрмәсә, икенчесе күрә.
— Видеокүзәтүне өч ел кулланабыз инде. Нәкъ шул бозаулар вакыты җиткәч, камераны тоташтырабыз. Төнлә будильник куеп, «Нишли икән?» дип, уянып-уянып та карыйбыз. Телевизор каршында йоклыйбыз. Чыгып йөрисе юк, кыш көннәрендә бигрәк тә рәхәт. Алайса элек тыз-быз йөреш иде: торырга, киенергә, чыгарга… Хәзер бик җайлы. Сыерның авырый башлаганын күрәсең дә, булышырга дип чыгасың. Авырый башлаганчы да, тиктормаслануын күрсәң, рәвешен карап керәсең инде, — дип сөйли Дилбәр апа.
Чыганак: https://intertat.tatar/
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев