Салкын һава торышы сакланачак
Бүген, 11 гыйнварда, Татарстанда уртача салкын һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта явым-төшем күләме кимиячәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Татарстанның көнчыгышында урыны белән көчле кар явуы көтелә. Әмма көндез бераз кар яву республиканың кайбер урыннарында гына мөмкин.
Көчлелеге 5-10 м/с булган көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җилләр фаразлана. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була. Моңа бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле кар яву һәм трассаларда кар көртләре вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.
Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава -5, -10 градуска кадәр җылыначак .
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев