Салкыннар кайчан килә?
Татарстанда температура фоны климат нормасыннан югарырак кала, әмма атна ахырына аның түбәнәюе һәм нормага якынлашуы көтелә.
Хәзерге һава торышы октябрьнең соңгы чорына охшаш. Шунысы игътибарга лаек, ноябрьдә хәтта кыраулар да булмаган.
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, атна ахырында җепшек кар явуы көтелә. Якын көннәрдә температура +4тән +5 градуска кадәр булачак. Алдан фаразлау буенча, пәнҗешәмбедән +1 градус җылы көтелә, ә якшәмбе көнне температура -5 градуска кадәр төшәчәк.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanga-salkynnar-kaican-kila
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев