Салкыннар килә
Бу атнада Татарстанда кыска вакытка җәйгечә җылы булып алачак, әмма аннан тиз арада суыта, ә ялларда аномаль салкын һава торышы көтелә. Бу республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларыннан күренә.
Чәршәмбе, 9 октябрьдә, кайбер районнарда көчле яңгырлар көтелә. Көньяктан искән җил төньяк-көнчыгышка үзгәрә, температура төшә башлый.
Пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә яңгырлар дәвам итәчәк. Сизелерлек суыта: төнлә 3-8 градус җылы булса, көндез 5-10 градустан да артмый.
Атна ахырында Татарстанда бик салкын төньяк антициклон таралачак. Атмосфера басымының интенсив үсеше аркасында, явым-төшемнәр көтелми, ә һава температурасы көндез 3 градустан 8 градуска кадәр күтәрелә. Ялларда төнлә һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшәчәк.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев