Синоптик көзнең беренче ае нинди булачагын әйткән
Сентябрь октябрь салкыннарыннан башлана.
Якын көннәрдә кискен салкынайтачак, бу һава торышы безнең төбәккә Арктикадан киләчәк. Бу хакта «Челнинские известия»гә КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләгән.
Иртәгә көндез – 26 градус, ә 2 сентябрьдән көндезге температура 14 градуска, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк. "Август экстремаль эссе иде, уртача температура 17 градус булырга тиеш, ә ул 23 градус булды – нормадан 6га югарырак. Августта бер генә миллиметр да явым-төшем булмады. Атмосферада төньяк агымнары булганлыктан, 2010 елдагы кебек 40 градуслы эссе дә булмады", – дип ассызыклаган метеоролог.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sentyabr-aenda-ava-toryshy-ktelmgnch-bulachak
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев