Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Синоптиклар кырау һәм һава температурасының -4 градуска кадәр төшәчәге турында кисәтә

Республикада якындагы өч тәүлектә – пәнҗешәмбедән шимбәгә кадәр болытлы, яңгырлы һава, урыны белән җепшек кар көтелә.

Пәнҗешәмбе – 16 октябрьдә һәм җомга – 20 октябрьдә көндез +4…+9 градус булса, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+3 градус кына тәшкил итәчәк.

Шимбә – 21 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +7 градус күрсәтәчәк. Төнлә -2…+3 градус.

Якшәмбе – 22 октябрьдә көндез һава температурасының 0…+4 градус чикләрендә тирбәлүе көтелә. Төнлә 0…-3. Көнчыгыш районнарда яңгыр һәм юеш кар булырга мөмкин.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе – 23 октябрьдә көндез +1…+6 градус. Төнлә кырау, һава температурасы 0..-4 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125500/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев