Синоптиклар машина йөртүчеләрне уяу һәм сак булырга чакыра
Татарстан Гидрометеорология үзәге республикада һава торышының җитди начараюы турында кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан искән җил секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. 1 ноябрь кичендә, 2 ноябрьдә көндез һәм төнлә урыны белән көчле һәм юеш кар, кыска вакытлы буран көтелә, күз күреме сизелерлек начарая. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр. Шулай ук юлларда бозлавык, кар боткасы, территориянең көнчыгышында кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Синоптиклар машина йөртүчеләрне уяу һәм сак булырга чакыра.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sak-bulygyz-tatarstanda-ava-toryshy-kisken-zgr
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев