Синоптиклар: Татарстанда куркыныч атмосфера корылыгы, һава җылынуын дәвам итәчәк
Татарстанда озак вакыт һава температурасы югары һәм явым-төшем булмау сәбәпле, күпчелек районнарда куркыныч агрометеорологик күренеш - «атмосфера корылыгы» күзәтелә.
Синоптиклар моны аз хәрәкәтчән зур циклон белән аңлата. Көн дәвамында Татарстан районнарында һава температурасы +30..+32 градуска кадәр фаразлана. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 7-8 градуска артык. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Якындагы көннәрдә, 26-28 августта, һава шартларында үзгәрешләр көтелми. Көндез һаваның минималь температурасы +29..+34 градус, төнлә - +10..+15 градус җылы. Явым-төшем ихтималы юк.
Синоптиклар фаразлаганча, киләсе атна башында, 29 августта, республикада явым-төшемсез һава торышы сакланачак, көндез һава температурасы +29..+34 градус була. 30 августта тагын эссе булачак, ләкин көндез кайбер районнарда бераз яңгыр яварга мөмкин.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-kurkynyc-atmosfera-korylygy-hava-ylynuyn-davam-itacak-5859193
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев