Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Сирень сындырсаң — штраф

Яз җитү белән шәһәр урамнарында сирень чәчәк ата, һәм күпләр аның хуш исле ботакларын өзеп алырга ашыга. Әмма мондый «гадәти» гамәл өчен җаваплылык каралуы турында күпләр уйлап та карамый.

Роскачество вәкилләре кисәткәнчә, җәмәгать урыннарындагы агач-куаклар муниципаль милек. Димәк, аларга зыян китерү административ хокук бозу булып санала. Бу исә штрафка гына түгел, хәтта 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга да китерергә мөмкин.

Белгечләр искәртә: сирень ботакларын өзгәндә куак җәрәхәтләнә, бу аның чәчәк атуын начарайта һәм хәтта үсемлекнең коруына китерергә мөмкин. Моннан тыш, яшелләндерелгән территорияләргә зыян китерү шәһәр мохитенә дә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә матур чәчәкләрне өзеп алу урынына, аларга сокланып кына узу табигатькә карата җаваплырак һәм куркынычсызрак гамәл.

Чыганак:шәһриказан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев