Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

СССР төзелүгә 100 ел

Бүген СССР төзелүгә – 100 ел. 1922 елның 30 декабрендә дөнья картасында Совет Социалистик республикалар Берлеге – СССР төзелә. Россиянең мәгълүмат чаралары СССР төзелгәндәге вакыйгаларны искә төшерә.

СССР төзелүдә төп рольләрне РСФСР халык комиссарлары рәисе Владимир Ленин милләтләр буенча нарком Иосиф Сталин (1922 елдан – РКП (б) генераль секретаре) уйный.

29 декабрьдә дүрт республика СССР төзү турында килешүгә кул куя, 20 декабрьдә беренче Бөтенсоюз советлар съезды уза. Бу дата СССР төзелгән көн санала. Әмма СССР хөкүмәте, министрлык ярты елдан соң гына – 1923 елның 6 июлендә генә булдырыла.

1924 елда СССРда яңа республикалар барлыкка килә – Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казах, Кыргыз һәм башка республикалар. Карел-Фин республикасы 1956 елда автономиялегә әйләнә, нәтиҗәдә СССР 15 республикалар берлеге буларак 1991 елга кадәр яши.

1991 елның 26 декабрендә, СССРның Югары Советы, Берләшкән Дәүләтләр берлеге оешу сәбәпле, СССРның юкка чыгуы турында декларация кабул итә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-sssr-tozeluga-100-el-bilgelap-utela-5865022

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев