Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Табигать шаккатыра: алдагы 3 көндә ярты айлык норма явым-төшемнәр көтелә

3 көн эчендә – 17-19 декабрьдә республикада явым-төшемнең ярты айлык нормасы көтелә.

Һава шартларының начараюы Россиянең Европа өлешенә көньяк-көнбатыштан циклон үтеп керүгә бәйле.
Аерым алганда, шимбә – 17 декабрьдә республикада аз гына кар көтелә. Урыны белән буран, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5…-10, урыны белән -14, көндез -1…-6 градус булачак.

Якшәмбе – 18 декабрьдә көчле явым-төшем: юеш кар, бозлы яңгыр фаразлана. Көньяктан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, юлларда бозлавык, урыны белән –кар көртләре. Көндез -2…+3, төнлә -3…-8 градус.

Дүшәмбе – 19 декабрьдә җил тагын да көчәеп, секундына 15-20 метрга җитәчәк. Юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы -3-…-8 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологлар кисәткәнчә, бозлы яңгыр электр чыбыкларының бозланып катуына, юлларда бик көчле бозлавыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә йөртүчеләр һәм җәяүлеләрдән зур саклык сорала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/12/99534/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев