Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе бара

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә «Таян Аллаһка» Бөтенроссия әдәби бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү дәвам итә.

Бәйге өч этапта була. 1нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1 февралендә башланды һәм 31 июльгә кадәр дәвам итә. 2нче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы), 3нче этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Катнашучылар өч номинациядә –  шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма – көч сынаша. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Автор эшен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер авторга бары бер генә номинациядә катнашу рөхсәт ителә. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tayan-allahka-adabi-baigesena-eslarne-31-iyulga-kadar-kabul-italar-5872592

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев