Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем конкурсы башланды

Бәйгегә татар тарихына кагылышлы шәхесләр һәм вакыйгалар, татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре һ.б. сурәтләнгән рәсемнәр кабул ителә.

«Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсем конкурсы башланды. Анда Россия төбәкләренең милли тормышында актив катнашучы һәм иҗат белән шөгыльләнүче 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша.

Конкурс татар халкы тарихына яшь буында милли үзаңны иҗат аша тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгегә татар тарихына кагылышлы шәхесләр һәм вакыйгалар, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 елга багышланган, ислам диненең бүгенгесе һәм татар халкы тормышында аның чагылышы, татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре сурәтләннгән һәм татар классик әдәбияты әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр кабул ителә.

«Тарих эзләреннән» конкурсының лауреатларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Барлык катнашучылар электрон сертификатка ия булачак.

Конкурста катнашу өчен рәсемнәрне 4 апрельгә кадәр Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 бүлмә адресы буенча җибәрергә кирәк. Аны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Конкурсның нигезләмәсе белән www.mc-idel.ru сайтында танышырга, ә тулырак мәгълүмат алу өчен — 8 (843) 231-81-54, mc-idel@yandex.ru

Чыганак: https://tatar-inform.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев