Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстан грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча рекордка бара

Яңа коронавирус инфекциясе бер атна эчендә авыру 15 процентка арткан, ди ТР буенча баш санитар табиб урынбасары Любовь Авдонина.

Грипп белән авыручыларның 82 проценты 2009 елда хакимлек иткән дуңгыз гриппы штаммын йоктырган, ул быел «тагын да интенсив вариантта үтә. Метапневмовирус актив тарала, ул кечкенә балалар һәм хроник авырулары булган өлкәннәр өчен куркыныч тудыра. 550 сыйныфта 16 549 бала аерымланган. Әйтергә кирәк, бу статистикада балалар бакчаларындагы вәзгыять исәпкә алынмаган. 

15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде, шул исәптән медицина оешмаларына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен маска режимы саклана, дип искәртте спикер. Аерым алганда, Авдонина эш бирүчеләрдән фильтр һәм термометрияне оештыруны һәм гадәттәгечә бина җыештыруны үткәрүне сорады.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев