«Татарстан гүзәле-2026 » конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр
«Татарстан гүзәле-2026 » XXVIII конкурсының финалы республика башкаласында тәмамланды. Чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.
Бәйгенең финалында гадәттәгечә Татарстанның төрле почмакларыннан 30 кыз катнашты. Һәрвакыттагыча, катнашучыларның костюмнары бердәм стилистикада эшләнгән. Быел, һәрвакыттагыча, костюмнар өстендә дизайнер Екатерина Тонюшкина эшләде.
Республиканың 2026 елгы төп гүзәле таҗын Түбән Камада туган Әмирә Шәрипова алды.Татарстанның беренче вице-мисс титулын Яшел Үзәннән Камилла Гаттарова, ә «Казан гүзәле» исемен Татарстан башкаласында туган Евгения Петрова алды.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев