Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан мәктәпләре биш көнлеккә күчә башлаган

Хәзерге вакытта республикада барлык 1 нче сыйныф һәм коррекцион мәктәпләрдәге укучылар атнага биш көн генә укый.

Районнарда биш көнлек уку әти-әниләрне ни дәрәҗәдә кызыксындыра икән? Сарман районы мәгариф идарәсе башлыгы Гөлшат Идрисовадан шул хакта сораштык. Аның әйтүенчә, районда әлегә андый бер генә мәктәп тә юк.   – Бу тема минем өчен дә актуаль. Соңгы атналарда башлангычта биш көнлек укулар турында уйлап йөрим. Шәһәрдән аермалы буларак, без – авыл районы. Җәлил бистәсе шәһәр тибында булса да, күпчелек халык авылга кайтып-китеп йөри. Әти-әниләр каядыр чыгып киткән очракта, ун яшьлек баласын үзен генә калдыра алмый. Шуңа күрә үзләре белән алырга тиеш. Алып китә алмыйлар, чөнки балаларының укыйсы бар. Әти-әниләр ял иткәндә, баланы  шимбә  укуга озату – алар өчен мәшәкать. Менә шул ике сәбәп өчен биш көнлек укытуга күчү турында сүз кузгаталар, – ди  Гөлшат Идрисова. – Минем уйлавымча, башлангыч сыйныф укучысына көнгә җидешәр сәгать уку шимбә мәктәпкә барып кайтуга караганда авыррак. Бер яктан, балаларның ял итүе дә кирәк. Көнлек нагрузканы киметү өчен кайбер дәресләр төшеп калырга мөмкин. Без әле биш көнлек укытуга күчәргә җыенмыйбыз, ләкин андый уйлар бар. Әгәр әти-әниләр теләк белдерә икән, без каршы түгел.    Марат Лотфуллин, Мәгарифне үстерү институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты:   –  Биш көнлек укытуның бары бер генә тискәре ягы бар – болай укыганда туган телне укытып булмый, аңа вакыт каралмаган. Беренчедән, СанПиНны  кыскарттылар, сәгатьләр саны азайды. Икенче яктан, Россия Мәгариф министрлыгы үрнәк уку планнарында туган тел укытылмый торган укыту планнары кертте. Бу инде биш көнлеккә күчәргә мөмкинлек бирә. Туган телне укыту һәм укытмауны мәктәп директорлары хәл итә. Әгәр әти-әниләр һәм мәктәп биш көнлек укытуны сайласа, ул вакытта туган телләр укыта торган уку планын сайлап булмый, сәгатьләр саны җитми. Әгәр туган телне укыйсыгыз килә икән – алты көн укыйсыз, укыйсың килмәсә, биш көнгә күчәсез инде.   Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатмасы:   – Биш көнлек уку атнасына күчү турында карарны уку йортлары үзе кабул итә.  Министрлык бу эшкә катнашмый. Белем бирү программалары федераль стандартларга туры китереп төзелергә тиеш. Монда барлык сыйныфларда өйрәнелә торган фәннәр саны, дәресләрнең артык күп булмавы, укытучылар штаты исәпкә алына. Артык дәрес куярга ярамый, СанПиН нормалары бар. Мәктәпләр уку һәм укудан тыш нагрузканы билгели. Биш көн укыту өчен әти-әниләргә мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=38092

Фото:интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев