Татарстан урманнарында 225 ял урыны төзекләндереләчәк
Урманнарны янгынга каршы әзерләү буенча чаралар комплексын Татарстанның икенче кварталында урман тармагы хезмәтчәннәре башкара. Бу хакта «Татар-информ» га ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы урынбасары Әнәс Сенгатуллин хәбәр итте.
Эшләр 2 395 км озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар төзүне һәм 4 806 км озынлыктагы саклагыч киртәләрне карап тотуны күздә тота. 111 км озынлыктагы янгынга каршы юллар төзүгә һәм аларны 426 км озынлыкта реконструкцияләүгә аерым игътибар биреләчәк.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев