Татарстанда 117 сугыш ветераны яши
“Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 117 ветеран берьюлы ике төрле пенсия ала. Бу хакта Россия Социаль фондының республика бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.
Аңлатылганча, сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары картлык буенча да, инвалидлык буенча да пенсия алу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге категория гражданнар өчен ике пенсиянең уртача күләме 63 мең сумнан артып китә.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына ай саен акчалата түләү дә билгеләнгән: сугышта катнашучылар өчен ул 6595,78 сум, ә сугыш инвалидлары өчен 8794,41 сум тәшкил итә. Моннан тыш, әлеге категория вәкилләренә ай саен 1000 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм дә каралган.
Хәзерге вакытта Татарстанда 92 фронтовик, 5,3 меңнән артык тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның меңнән артык тол хатыны яши.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев