Татарстанда балалар атлар бергә яшәгән лагерьны япканнар
Татарстанның Роспотребнадзоры Мөслим районындагы «Аргамак» ат спорты комплексында законсыз балалар лагере эшен туктатты. Сәбәбе-ата-аналарның зарланулары: балалар тәүлек буе атлар тора торган бинада ашап-эчеп торганнар.
Тикшерү лагерьның рәсми реестрда булмавын, аның санитар-эпидемиологик нәтиҗәсе булмавын күрсәтте. Урында 20дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган. Мәсәлән, бер балага исәпләнгән мәйдан нормалары үтәлмәгән, бүлмәләр чебеннәр белән мыжлап торган, шул исәптән ашханә дә. Ә эш өслегеннән, суыткычтан һәм өләшү өстәленнән юылган урыннарда бөтенләй эчәк таягы төркемендәге бактерияләр табылган.
Тикшерүнең барлык материалларын һәм аның нәтиҗәләре буенча төзелгән административ беркетмәләрне өйрәнеп, суд «Аргамак» лагерен 30 тәүлеккә ябарга карар чыгарды.
Чыганак:казанькп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев