Татарстанда бензин бәясе артты
Агымдагы елның 8 августыннан 15 августына кадәр АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнде.
Татарстанстат мәгълүматы буенча, күрсәтелгән чорда АИ-92 маркалы бензинның литры 3 тиенгә арткан - 45,91 сумнан 45,94 сумга кадәр җиткән, ә АИ-98 бәясе берьюлы 32 тиенгә арткан - бер литрының бәясе 59,61 сум булган.
Моннан тыш, дизель ягулыгының литры 16 тиенгә кыйммәтләнде. Хәзер аның уртача бәясе республика буенча 52,41 сум тәшкил итә.
АИ-95 маркалы бензинының бәясе элеккеге дәрәҗәдә калган, бер литр ягулык өчен 49,32 сум түләргә кирәк.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-benzin-byase-artty
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев