Татарстанда грипп белән авыручыларның саны кими
Татарстан Республикасында 2026 елның беренче атнасында кискен респиратор вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сизелерлек кимүе күзәтелә.
Барлыгы 17 040 очрак теркәлгән, бу 2025 елның соңгы атнасына караганда 37% ка түбәнрәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә билгеләп үтүләренчә, авыручылар саны кимү барлык яшь төркемнәрендә күзәтелә. Авыру структурасында грипп өлеше 78% тәшкил итә. COVID-19 күрсәткечләре узган атна дәрәҗәсендә һәм 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19% ка түбәнрәк.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев