Татарстанда бердәм пособиене 184 906 бала ала. Түләүгә хокук гаиләнең һәр әгъзасына айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта гаиләнең һәр хезмәткә сәләтле әгъзасы исәпләү чоры өчен сигез МРОТтан ким булмаган керемгә ия булырга тиеш.
Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм балага яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә ала. 2026 елда республикада бу сумма 15 615 сумга тигез. Ел башыннан Татарстан буенча СФР бүлеге бердәм пособиегә 14 миллиард сумнан артык акча юнәлткән.
Керемне исәпләгәндә хезмәт хакын һәм эшкуарлыктан керемне генә түгел, ә вакытлы хезмәт сәләтсезлеге пособиесын да исәпкә алалар.
Нет комментариев