Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда I сыйныф укучылары өчен 7 февральдән өстәмә каникуллар оештырылачак

Мәктәптә саф һавада уртак чаралар үткәрү күздә тотыла, балалар музей һәм театрларга, «Россия – минем тарих» Тарихи паркына барачак.

Татарстанда I сыйныф укучылары өчен 7-12 февраль көннәрендә өстәмә каникуллар оештырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«I сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар уку планы нигезендә оештырыла. Мәктәптә саф һавада уртак чаралар үткәрү күздә тотыла, балалар музей һәм театрларга, „Россия — минем тарих“ Тарихи паркына барачак», — дип искәрттеләр министрлыкта.

Әйтик, 7 февральдә Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары балалар өчен «Оркестрның тылсымлы кыллары» проекты кысаларында мастер-класс үткәрәчәк, Казанның «Молодость» балалар үзәгендә кәгазь самолетлар очырту буенча «Чиста күк өчен рәхмәт» дигән шәһәркүләм ярышлар узачак. 12 февральдә исә «Россиянең чаңгы юллары» ярышлары оештырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев