Татарстанда интерактив фән һәм технологияләр үзәге төзергә телиләр
Татарстанда интерактив фән һәм технологияләр үзәге төзергә телиләр. Бу хакта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
- Татарстан Рәисе йөкләмәсен үтәү йөзеннән Иннополис университеты мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр Академиясе һәм кызыклы фән һәм техника йорты белән берлектә фән һәм технологияләрнең интерактив үзәге концепциясен эшләде, — дип сөйләде ул.
Докладчы сүзләренчә, хәзер мәйданчыкны, дәүләт заказчысын, финанслау чыганагын, проект-смета документациясен билгеләргә кирәк.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев