Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Җирле үзидарәләрне контрольдә тотачаклар

Россиядә җирле үзидарә органнарына карата контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең яңа кагыйдәләрен билгели торган закон проекты эшләнде. Ил президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән документ 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик хәбәр иткәнчә, закон проекты муниципалитетларны аерым контроль объектына бүлеп бирә һәм тикшерү процедураларын детальләштерә.  Хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр биргәндә муниципалитетларның финанс мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим яңалык булачак.

Закон проекты контрольлек итүче органнарның гамәлләренә судка кадәр шикаять бирү тәртибен һәм санкцияләрне куллану алдыннан аңлату эшләренең өстенлеген күздә тота. Закон кабул итү җирле бюджетларның штраф түләүгә чыгымнарын киметергә һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә акча җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев