Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда юл һәлакәтләре азайган, әмма үлүчеләр арткан

Татарстанда юл хәрәкәте белән бәйле хәлнең кайбер күрсәткечләре уңай якка үзгәргән. Әмма юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны кимүгә карамастан, аларда һәлак булучылар саны арта. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте дип яза «Татар-информ».

Әлеге мәгълүматларга караганда, 2026 елның беренче җиде аенда республикада 1 808 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 63 очракка югарырак икәнлеге билгеле. Аварияләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны да 87 кешегә кимегән.

Шул ук вакытта үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре буенча күрсәткеч борчу тудыра. Быелның җиде аенда республика юлларында булган аварияләрдә гомере өзелүче кешеләр 22гә күбрәк. Шулай итеп, аварияләр һәм имгәнүчеләр саны кимесә дә, юлларда кеше үлеме арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев