Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда кайда ял итәргә?

Бирәм, дисәләр дә алырлык түгел. Чит илләргә тур бәяләрен башкача тасвирлап булмый кебек. Гадәттәгечә, җәйге ял сезонына якынлашкан саен, алар ай үсәсен көн үсә башлый. Ә бүгенгевазгыятьтә бигрәк тә. Шулай булгач, үзебездә – Татарстанда ял итү юлларын барлыйк әле. Алар шундый күп һәм төрле бит!

Татарстанның һәркем барып күрергә тиешле биш районы:

«Казань интересная» блогы авторы РусинаСемененко маршруты

1. Чистай районы

Бу шәһәр ачык һавада урнашкан тулы бер музейны хәтерләтә. Монда Скарятин бакчасы һәм шул бакчадан ерак түгел Борис ПастернакныңМемориаль музее бар. XIX гасырдагы Чистайга сәяхәт итәргә теләүчеләр Өяз шәһәре музеен күреп чыгарга мөмкин. Бәясе – өлкәннәр өчен 550 сум, балалар өчен – 400 сум. Чистай Талкыш манарасы белән дә данлыклы. Монда шулай ук Каманың сул як ярында, Чистай шәһәре тирәсендә урта гасырларга караган Җүкәтау (Юкәтау) шәһәрлегекалдыклары саклана. Аның хәрабәләре Чистайдан 3–4 чакрым көнбатышта Крутая Гора авылы янында урнашкан.

Ничек барып җитәргә? Чистайга көн саен диярлек автобуслар йөреп тора. Билет бәясе – 250–300 сум. Юл 2,5–3 сәгатьне алачак. Үз машинагызда барырга телисез икән, Казаннан Чистайга ике сәгатьтә барып җитеп була.

2. Саба районы

Монда килгәч, Русина Саба елгасы буена төшәргә киңәш итә. Саба районында данлыклы Миңгәравылы, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрарий, урман музее, Сатыш авылында урнашкан борынгы мәдрәсә – шулай ук игътибарга лаек урыннар. Дендрарийда, мәсәлән, 524 төрлеагач-куаклар, җиләк-җимеш культураларыисәпләнә. Банан, инжир, ананаслар – барысы да үсә икән биредә. Кыскасы, көньякка барып торасы да юк.

Казаннан Сабага 1,5–2 сәгатьтә автобуста барып җитәргә мөмкин. Билет бәясе – 250 сум. Үз машинасында сәфәр кылучылар 1–1,5 сәгатьтә барып җитәчәк.  

3. Алексеевск районы

Монда килгәч, туку фабрикасын күрми китмәгез. Россиядә сакланып калган ике туку фабрикасының берсе ул! 1927 елда ук ачылган әле тарихи бинада туристлар өчен музей да эшли. Алексеевскидаатаклы химиклар династиясе – әтиле-уллы Арбузовларның музей-йорты да бар. Анда шулай ук танылган галим Александр Бутлеров тормышы белән дә танышырга мөмкин. Биләрдәге «Изгеләр чишмәсе»н дә бер булса да барып күрергә куша Русина. Хуҗалар тавы белән әлеге чишмә төрле дин кешеләрен үзенә тарта.

Казаннан Алексеевскига көн саен автобуслар йөрептора. Билет бәясе – 200–400 сум.

4. Кукмара районы

Кукмара, беренче чиратта, үз «каньоны» – Кызыл тавы белән данлыклы. Зур Кукмара авылы янында Нурминкә елгасы буенда урнашкан комлы калкулыклар Аризонаны хәтерләтә. Тарих сөючеләр 1870 елларда ук төзелгән абыйлы-энеле Комаровлар йортына һәм Мәчкәрәдә 1791–1793 елларда салынган борынгы җәмигъ мәчетенә рәхим итсен. Шулай ук монда, Ятмас-Дусай авылы тирәсендә күпгасырлык имән үсә. Биеклеге – 24 метр, ә юанлыгы 5 метрга якын бу имән бер кочакка гына сыймас!

Казаннан Кукмарага барып җитүнең берничә ысулы бар. Иң отышлысы, әмма вакыт буенча озаграгы(2–3 сәгать) – электричкада бару. Шулай ук монда «Казан – Киров» поезды белән барып җитеп була. Билет бәясе – 250 сум.

5. Арча районы 

Кырлай турында кечкенәдән ишетеп беләбез, ләкин данлыклы авылны барып күрмәүчеләр бардыр әле. Русина Семененко монда бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләрен барлар өчен булса да килергә киңәш итә. «Музей белән танышкач, аның тирәсендәге парк буйлап йөреп килегез. Монда туристлар өченбарлык уңайлыклар да каралган. Искиткеч урман бар анда. Ә иң кызыгы – паркта бер үзенчәлекле нарат бар. Аны Габдулла Тукай үзе утырткан», – ди ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/80939/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев