Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда коррупцияләр саны арткан

Узган ел эчендә Татарстанда тикшерүчеләр коррупция турында 900дән артык эш кузгаткан.

2025 елда Татарстан тикшерүчеләре коррупция турында 947 җинаять эше кузгаткан, бу 2024 ел күрсәткеченнән артып китә (890 эш). Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе коллегиясе утырышында сөйләштеләр.

Судка тапшырылган коррупция эшләре саны сизелерлек арткан. Түрәләргә һәм махсус статуска ия башка затларга карата коррупциянең 56 эпизоды булган 19 җинаять эше җибәрелгән. 2025 елда суд каршына 447 гаепләнүче эләккән-үткән ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк.

Узган ел эчендә ТРда тикшерүчеләр барлыгы 4509 җинаятьне тикшергән (2024 елда – 4323), шуларның яртысыннан артыгы – авыр һәм аеруча авыр.

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев