Татарстанда томан төшәчәк һәм -30 градуска кадәр суытачак
430
0
Алдагы көннәрдә республикада температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараер дип көтелә. Шул ук вакытта тотрыксыз, талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип искәртә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -21..-26, аязган вакытта -30 градуска кадәр, көндез -15..-20 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда температура фоны сизелерлек күтәрелер дип фаразлана.
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев