Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар индивидуаль эшмәкәрләренең балалар укыту һәм карау хезмәтләре өчен ана капиталы белән түли ала

Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәрит кәнчә, Пенсия фонды 15 августтанг аиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрд әшәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагыг аризаларын карый башлады.

Ата- аналар хәзер шулай ук балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин иде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин. Беренчесе - килешү төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәри керемгә салым түләүче  яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый.

Икенче шарт - эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул баланы шәхси мәктәптә укыту яки балалар бакчасында тәрбияләүгә генә түгел,  бала укытучы белән индивидуаль шөгыльләнгән яисә  бала карауга няня яллаган очракларга да кагыла.

          "Якынлашып килүче яңа уку елы алдыннан ана капиталы  беләнэш итү мөмкинлекләрен киңәйтү урынлы. Балалар бакчалары, секцияләр һәм индивидуаль эшкуарлар оештырган дәресләр өчен ана капиталы белән түләү - ана капиталы мөмкинлекләрен сизелерлек арттыру ул”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев