Татарстаннан җиде адвокат СВОда катнашырга карар кылган
Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операциядә катнашырга карар кылды һәм хәрәкәттәге армиягә кушылды. Алар Россиянең дәүләт бүләкләренә лаек булдылар, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында.
"Алар батырларча карар кабул иттеләр. Һәм үз вакытында, үзләре кайткач, бүләкләре аларга тапшырылачак", - диде ул.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев