Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак
3 апрель көнне 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.
Чара гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы кысаларында оештырылган. Республика халкы кызыксындырган сорауларны бирә, белгечләрдән консультацияләр ала, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен яхшырту буенча тәкъдимнәр юллый алачак.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү, капиталь ремонт, гомуми мөлкәтне карап тоту һәм күрсәтелә торган ресурсларның сыйфаты темаларына аерым игътибар биреләчәк.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев