Түбә ишелеп, алты машинага зыян китергән
Яшел Үзәндә гараж түбәсе ишелеп, алты машина зыян күргән. Әлеге хәл Татарстан урамы, 42 адресы буенча була.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ташландык кирпеч гаражның түбәсе ишелү нәтиҗәсендә янәшә куелган алты машина зыян күргән. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
Бинаның биеклеге алты метр булган. Җимерелү мәйданы 300 квадрат метр чамасы тәшкил иткән. Инцидентның сәбәбе ачыклана. Коткаручылар өемнәрне араларга керештеләр.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев