Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында массакүләм чаралар булмаячак
Түбән Камада , бүген, БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
"Хәзерге вакытта БПЛА һөҗүм куркынычы режимы саклана. Барлык оператив хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли, вәзгыять даими контрольдә тора. Иминлекне тәэмин итү максатларында бүгенгә планлаштырылган барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Түбән Кама районы администрациясенең рәсми хәбәрләрен күзәтүегезне, тикшерелмәгән мәгълүматка ышанмаска һәм имеш-мимешләр таратмаска сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы түбәнкамалыларга.
12 июньдә Татарстанның алты шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы турында игълан иттеләр. Башта Алабугада, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә, ә соңрак Яр Чаллыда һәм Зәйдә куркыныч янады.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев