Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптура проектына бәйге игълан ителде

Аны агымдагы елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр ТР Мәдәният министрлыгы белән ТР Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы үткәрә.

Конкурсның максаты - Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә багышланган скульптура композициясе образының концептуаль чишелешен билгеләү. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Конкурсның бурычлары - скульптура композициясенең эскиз проектын эшләү; скульптура композициясен булдыруның оптималь зурлыгын һәм смета бәясен билгеләү.

Конкурста катнашучылар Россия Федерациясе гражданнары һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче скульпторлар һәм архитекторлар. Конкурста бер автор да, авторлык коллективы да катнаша ала.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tukainyn-tugan-tel-sigyrena-bagyslangan-kompoziciya-proektyna-acyk-baige-iglan-itelde-5862269

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев