«Үлемсез полк» кайсы урамнан узачак
Казан мэриясендә 9 Майның кайсы урамнары буйлап «Үлемсез полк» йөреше узачагын сөйләделәр. Маршрутны «эшлекле дүшәмбедә» Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов ачты.
- Колонна 13:00 дән Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә башлана. Йөреш үзе 15:00 дә старт ала һәм Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары буйлап уза. Акция Меңьеллык мәйданында тәмамланачак, - диде ул. Катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы туганының портретын бастырып чыгару да җитә, дип өстәде нотыкчы.
Чыганак:реальное время.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев