Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Урманга кереп, җиләк җыярга ярыймы? Кайсы районнарда хәлләр куркыныч?

Татарстан Министрлар Кабинетының 655нче карары нигезендә, республикада 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнарның урманнарга керүе чикләнә. Бакчачылык ширкатендәге шәхси кишәрлектә шашлык кыздырырга ярый, ләкин бакчачылык ширкате белән урман арасында 1-2 метр киңлектә сөрелгән җир-барьер булырга тиеш.

Чикләү кертелгән районнар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бу турыда республиканың урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте. Әлегә чикләү Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч муниципаль районнарындагы һәм Казан шәһәре янындагы урманнарга кагыла. Эссе көннәр дәвам итсә, исемлекнең башка муниципаль районнар белән тулылануы ихтимал.
- Республикада 30 градус һәм аннан да югарырак эссе һава урнашты, шул сәбәпле, урманнарга транспорт чараларында керү, учак ягу катгый тыела. Учак якмаган очракта да, машиналардан очкын чәчрәп корган үләннәргә ут кабарга мөмкин. Тәмәке төпчекләрен сүндермичә ташлау, пыяла шешәләр калдыру ярамый. Балыкчылар да елга-күл буйларындагы корган камышларга ут төртмәсеннән иде, чөнки елгалар урманнарга барып тоташа, - диде Илгизәр Зарипов.

- Бакчачылык ширкатьләрендә һәм балаларның ял лагерьларында учак ягарга ярыймы? - дип чираттагы соравымны юлладым.
- Бакчачылык ширкатендәге шәхси кишәрлектә шашлык кыздырырга ярый, ләкин бакчачылык ширкате белән урман арасында 1-2 метр киңлектә сөрелгән җир-барьер булырга тиеш. Балаларның җәйге лагерьлары, гомумән дә, урманнар эчләренә урнашкан. Лагерьлар тирәсе 500 метр радиуста корган агачлардан, чүпләрдән чистартылган, янгын куркынычсызлыгы күзәтчелектә. Лагерь территориясендә махсус урында кичләрен учак ягып утырулар мөмкин. Иминлек мәсьәләсен онытмаска, учакларны яхшылап сүндерергә кирәк, - диде Илгизәр Зарипов.

Кагыйдәне бозсаң - штраф

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракларда административ штрафлар: гражданнарга - 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, вазифа биләгән затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Әгәр чыгарылган янгын урманга зыян салса, иректән мәхрүм итү дә каралган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/urmanga-kerep-ilk-yyarga-yaryymy-kaysy-rayonnarda-khllr-kurkynych

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев