Үз җир кишәрлегеңне ничек тикшерергә
Росреестр сайтындагы «Мәҗбүри таләпләрне үтәүне мөстәкыйль бәяләү» махсус сервисы ярдәмендә үз кишәрлегеңне җир законнарын бозу ихтималы турында мөстәкыйль тикшерергә мөмкин. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Сервис авторлаштырылган кулланучылар өчен дә, ведомствоның рәсми сайтында теркәлмәгәннәр өчен дә ачык. Участокны тикшерү өчен аның адресын яки кадастр номерын кертергә һәм берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Алар участок кулланыламы, ул торак яки башка төзелеш өчен билгеләнгәнме, анда биналар яки корылмалар бармы һәм башкаларга кагыла, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.
Нәтиҗәләр алу этабында сервис хокук бозулар булу-булмавы турында хәбәр итә, шулай ук кертелгән мәгълүматларга бәйле рәвештә ачыкланган проблемаларны бетерү буенча тәкъдимнәр бирә.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев