Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Халык синоптигы Салих Шәрипов, әле тагын бер кат суытып алачак, ди

Яздан ниләр көтәсе? Җәй җылы булырмы?

– Иртәләгән яз да шулай була инде ул. Буран да күрсәтер әле. Кинәт кенә салкынайтып торыр. Әмма ул озакка бармый, – ди Салих абый. – Быел яңгыры да булачак, эссесе дә. Авыл хуҗалыгы да зыян күрмәс дип уйлыйм.

Ә менә Балтач районның Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев алмагачлар чәчәк атканда салкын булачак, ди.

– Март җылы тора да, апрельдә суыта. Хәтта, бураннар булыр дип көтәм. Тагын бер сәбәп бар – быел каргаларның бер партиясе 5 мартта күренде. Көтүләре белән 15 мартка кайтып җиттеләр. Әмма алар әле ояларына якын да килмиләр. Рәтләмиләр дә. Шулардан чыгып, мин әле көннәрнең суытасын әйтәм. Карганы алдап булмый ул. Җылылар булса, алар ояга утырып, йомырка сала башлар иде, –ди Әмир Шәрәфиев.

Халык синоптигы сыерчыкларны да күзәткән. Алар туган якларына 18 мартта кайткан икән инде. Бу яз җиткәнне белдерде, ди ул.
– Фаразларым буенча май аеның салкын килер дип уйлыйм. Алмагачлар чәчәк атканда кар явачак әле, – ди синоптик.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев та апрель башында ук кабат кар явачак, ди.

 Кар капламы 10-11 апрельгә төшәргә тиеш. Бүген төнлә 9 градус һәм 4 градус көтелә, яңгырлар фаразлана. Мартның соңгы көнендә көндез 10 градус һәм төнлә 5 градус көтелә. Вакыт-вакыт яңгырлар да булырга мөмкин, – ди ул.

Чыганак Ватаным Татарстан

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев