Хуҗасыз предметларны ачыклаганда ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар
Красногорскидагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шикле предметлар табылганда куркынычсызлыкның тормыш өчен мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Ярамый
- кагылырга, күчерергә яисә ачарга;
- якында кәрәзле телефоннан файдаланырга, балаларны һәм башка кешеләрне табылдыкка җибәрергә.
Кирәк
- куркынычсыз арага китәргә;
-112 номеры буенча табылдык турында хәбәр итәргә;
- тирә-юньдәгеләрне кисәтергә; белгечләрнең килүен көтәргә.
Аерым игътибар - балаларга!
Балага урамда табылган уенчыкларга, телефоннарга, сумкаларга, акчага кагылырга ярамавын аңлатырга, теләсә нинди шикле табыш турында олыларга хәбәр итәргә, 112 номерына шалтыратырга өйрәнергә.
Куркыныч предметларны җәмәгать транспорты; подъездлар һәм ишегаллары; сәүдә үзәкләре; балалар мәйданчыклары; мәгариф учреждениеләрендә күрергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәү асты Красногорск шәһәрендә урамда табылган 10 сум акчаны алырга тырышканда 10 яшьлек малайның кул чугы өзелде. Россия тикшерү комитеты баланы үтерүгә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатты.
Чыганак:ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев