Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Җылыта һәм яңгырлар башлана

Киләсе атна башында Татарстанда 26 градуска кадәр җылыначак һәм яңгырлар башланачак. Бу хакта ТР гидрометүзәге сайтында хәбәр ителә.

Бүген явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төнлә +8 градуска кадәр суытачак, көнбатышта — +11 градуска кадәр. Көндез һава +26 градуска кадәр җылыначак, шул ук вакытта төньяк-көнчыгыш җиле көндез урыны белән 12 м/с ка кадәр җитәчәк.

Сишәмбе урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә +11 градус, көнбатышта +14 градуска кадәр. Көндез +21 градуска кадәр җылына.

Чәршәмбе, 6 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез кайбер урыннарда җил 13 м/с ка кадәр җитә. Төнлә температура — +11 градус, көнбатышта — +14 градуска кадәр. Көндез һаваның максималь температуралары +25 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/121800/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев