Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Австралиягә имам булып киткән Татарстан журналисты Булат Ишмөхәммәтов белән ИНТЕРВЬЮ

Бүгенге кунагыбыз да бик үзенчәлекле шәхес. Беренчедән, ул үзе журналист, үзе - имам. Үзе Татарстанныкы, ә үзе Австралиядә яши. Әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, тормыш багажы шактый. "Эфир" һәм "ТНВ" телеканалларын караучылар аны журналист буларак беләләр, моннан унбиш еллар элек Казандагы "Болгар" мәчете мәдрәсәсендә белем алган шәкертләргә ул остаз буларак...

Бүгенге кунагыбыз да бик үзенчәлекле шәхес. Беренчедән, ул үзе журналист, үзе - имам. Үзе Татарстанныкы, ә үзе Австралиядә яши. Әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, тормыш багажы шактый. "Эфир" һәм "ТНВ" телеканалларын караучылар аны журналист буларак беләләр, моннан унбиш еллар элек Казандагы "Болгар" мәчете мәдрәсәсендә белем алган шәкертләргә ул остаз буларак таныш. Кыскасы, бүгенге кунагыбыз - Көньяк Австралиянең Аделаида шәһәре мөселманнары җәмгыяте имамы Булат Ишмөхәмәтов.

- Булат, хәзер дин белән кызыксынучы журналистлар шактый, ә махсус дин белеме алганнары бик күп түгелдер дип беләм. Чит илдәге шәһәргә имам итеп билгеләнерлек булгач, син бик дини гыйлемле журналист, димәк?
- Дин белән кызыксынуым нәселдән килә. Бабамның әтисе Чүпрәле районындагы берничә авылга император указы белән билгеләп куелган имам, ягъни, указлы мулла булган. Әби намаз укыган. Әти намаз укымаса да, дин юлыннан баруымны нәкъ ул хуплап торды, фатихасын бирде. Киев Ислам университетында укыдым. Ике курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчеп, Казандагы "Болгар" мәчетендә имам ярдәмчесе булып эшләдем, шул мәчет карамагындагы мәдрәсәдә 8 яшьтән 70 яшькәчә шәкертләргә белем бирдем. Аларга Коръәнне, гарәп һәм татар телләрен өйрәттем. Миңа ул чакта 20 яшь иде. Башта бераз куркытты, чөнки белемем бар, әмма укыту осталыгым җитми иде. Шуннан Казан дәүләт педагогика институтына кердем, тарих факультетын тәмамладым. Беррәттән "Эфир" телеканалында эшли башладым.
- Мәчет сукмагыннан телевидение юлына - нинди кискен борылыш!
- Телевидениедә көчемне сынап карарга шулай ук әтием (ул "Эфир"да видеооператор, ә әнием музыка укытучысы) Салават Ишмөхәмәтов тәкъдим итте: "Кешеләр белән эшләргә телисең икән, син алардан куркырга, оялырга тиеш түгел, холкыңны чарларга кирәк", - диде. Башта бик авыр булды, беренче өч айда эшкә: "Бүген соңгы көн эшлим", - дигән уй белән йөрдем. Күп нәрсәгә мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә туры килде. Аннан ияләштем. Сюжет төшереп, кемгәдер ярдәм итә алу, хезмәтнең нәтиҗәсен күрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Авыр булса да, репортер эше кызык: кая гына бармыйсың, кемнәр белән генә аралашмыйсың! Ислам кануннарын, гарәп телен белүче журналист буларак элекке Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән Согуд Гарәбстаны, Сурия, Кувейт, Төркия илләренә бару бәхете дә тәтеде.
- Һәм шулай "Эфир", "ТНВ" каналларында "Город", "Новости", "Семь дней" тапшыруларына кызыклы сюжетлар төшереп, бу һөнәрдә шомарып, остарып, "Эфир" каналының мәртәбәле "Город" тапшыруы продюсерына әверелеп, биш ел эшләгәч кенә, син ...Австралиягә китеп баргансың...
- Эш, ничек кенә кызыклы булмасын, күпмедер вакыттан соң ул, барыбер, ялыктыра башлый. Мин журналист сыйфатында үсәсен-үскән идем инде, һәм алга таба ике генә юл бар иде: йә тапшыруларны алып баручы булырга, йә шулай ук журналист эшен башкару өчен Мәскәүгә китәргә. Әмма Аллаһ миңа өченче юлны әзерләгән булып чыкты.
Президент Рөстәм Миңнеханов 2011 елның сентябрендә Австралиягә барып, андагы татарлар белән очрашты. Анда татар җәмгыяте икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән, хәзер 500дән артык кеше исәпләнә. Күбесе - Кытайдан күченеп килгән татарлар. Аларның күбесе Аделаида шәһәрендә яши. Бу милләттәшләребезнең үзенчәлекле яклары - алар кириллицаны белмиләр, латин һәм гарәп телләрендә язалар. Хәзер анда ни Кытай, ни Татарстан белән элемтәләре булмаган өченче буын үсеп килә. Республикабыз Президенты белән очрашуда Австралия татар диаспорасы вәкилләре Рөстәм Миңнехановтан дини йолаларны гына түгел, ә милли мәдәниятне, татар телен дә саклауда ярдәм итү өчен үзләренә ярдәмгә Татарстаннан дини һәм дөньяви гыйлеме булган имам җибәрүен үтенгәннәр. Шуннан Президент тәкъдиме белән Татарстан Диния нәзарәте әлеге постка конкурс игълан итте. Австралиягә барачак имамның дини гыйлеме, укыту тәҗрибәсе булуы, татар һәм гарәп телләрен белүе шарт иде. Мин дә резюме җибәреп карарга булдым. Бу хакта белгәч, хатыным шаккатты. Нәтиҗәдә, Австралия татар җәмгыяте теләкләрен искә алып, берничә кандидат арасыннан мине сайлап алдылар.
- Андагы эшең нидән гыйбарәт?
- Иң зур эшебез - Татар милли үзәген ачтык. Австралиядә яшәүче татар эшмәкәре Рөстәм Садри бина бирде. Аны татарларның олысыннан алып кечесенә кадәр барысы да тырышып ремонтлады, бушлай өч ай эшләделәр. Мәчетебез дә шунда ук, ифтарларны, Коръән мәҗлесләрен, төрле җыелышларны шунда үткәрәбез. Мин гаилә белән яшәргә шунда күчендем, көне-төне эшләү, төрле сорау белән килүче татарларга теләсә-кайчан ярдәм итә алу мөмкинлеге туды. Шунысын да әйтим әле, безне Австралия татарлары ачык күңел белән, бик җылы каршы алдылар. Татар милли үзәген зурлап, тантаналы итеп ачтык, чарада Көньяк Австралия министрлары да катнашты.
Мәхәллә җыелышында расланган еллык эш планыбыз бар иде: җомгалар, дини бәйрәмнәр, Мәүлет кичәсе, Тукай кичәсен, Әниләр бәйрәмен, төрле җыелышлар үткәрү. Барысын да үтәдек, хәзер эшне шулай дәвам итәбез. Биредә татар балалары өчен якшәмбе мәктәбе бар. Барлык җәмәгатьчелек эшләрендә минем уң кулым булган хатыным Халидә шул мәктәптә кечкенә балаларга татар теле өйрәтте, яңа уку елына программа язды (гаиләм әлегә Казанда, хатыным кечкенә кызыбыз Назилә белән декрет ялында, улыбыз Нариман Казандагы 2нче татар гимназиясендә укый). Татар мәктәбендә үзебезнең кино клубын оештырдык. Анда татар телендә чыккан фильмнарны, концертларны, спектакльләрне карадык, әдәби кичәләр уздырдык. Мин өлкәннәргә һәм яшьләргә дин дәресләре бирдем. Безнең Татар милли үзәгенә үзбәкләр, казахлар, бүтән төрки милләт кешеләре килә башлады.
Австралиядә 300 000гә якын мөселман яши. Шуларның 20 меңе - Аделаидада, без яшәгән шәһәрдә 5 мәчет, 15 гыйбадәт бүлмәсе бар - гыйбадәт өчен һәркемгә урын җитә.
- Булат, андагы татарлар бездәгеләрдән аерыламы?
- Анда һәркем Аллаһ һәм милләт алдында үз гаиләсе өчен җаваплылык сизә шикелле. Иң зур аерма шулдыр. Алар үз балама дини-милли тәрбияне үзем бирмичә, тагын кем бирергә тиеш дигән фикердә нык торалар. Шуңа күрә дини-милли гореф-гәдәтләрне барлык яшьләр дә белә. Өйләрдә татарча гына сөйләшергә тырышалар. Дөрес, уйгыр, казах, фарсы телләреннән алынган сүзләрне күп кулланалар. Шуңа башта аңлашуы авыррак булды.
- Булат, син электрон газеталарның берсендә Австралиядә табигатькә бик кадерле караш яшәве турында кызыклы язмалар бастырасың...
- Әйе, журналистлык "чире"ннән арынып булмый: күзәтәм, чагыштырам, гыйбрәт алам, белгәннәремне бүтәннәргә дә җиткерәсем килә. Шуңа "Бизнес-ОНЛАЙН" электрон газетасына Австралиядәге тормыш турында язмалар, "ТНВ" каналына сюжетлар эшлим. Анда әйләнә-тирә мохитне, табигый байлыкны саклауга искиткеч зур әһәмият бирелә. Мәктәптә укыганда ук, безгә Австралияне иң кечкенә континент дип өйрәтәләр. Аларның үзләрендә исә "без зур утрауда яшибез" дигән фикерне ана сөте белән үк сеңдерә башлыйлар. Ни өченме? Бөтенесе дә шуны аңласыннар, белеп торсыннар өчен: бүген әйләнә-тирәңне чүпләдеңме, димәк, иртәгә үз чүп-чарыңа чумып утырачаксың, чөнки син утрауда яшисең - беркая да чыгып кача алмыйсың. Шуңа күрә биредә гел бер сүзне тәкрарлыйлар: "Табигать байлыклары чикле, алар иртәме-соңмы бе-тәргә мөмкин, без аларны киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш!"
Австралиядә беренче тапкыр бер йортка яшәп торырга кергәч, миңа чүп-чарны кая кую тәртибен өйрәттеләр. Пластик савытларны (сөт шешәсен, йогырт стаканын, консерв банкасын һ.б.) чайкап, ишегалдындагы сары капкачлы контейнерга ташларга, полиэтилен, кәгазь-катыргы һәм пыяла әйберләрне дә шунда салырга куштылар. Ә азык-төлек калдыкларын һәм икенче тапкыр эшкәртеп булмый торган нәрсәләрне, пакетка салып, зәңгәр капкачлы мичкәгә ташларга әйттеләр. Бу мичкәне атнага - бер, ә сары капкачлысын ике тапкыр китерәләр икән. Әлеге мичкәләр пластик тәгәрмәчле, махсус тоткалары да бар - уңайлы, аларны укучы балалар да тегендә-монда күчереп йөртә ала. Сары капкачлы мичкәгә җыелган әйберләрне аралау һәм икенче кат эшкәртү оешмаларына, ә зәңгәр капкачлысындагыларны - үтильләштерү урынына озаталар. Шушы тәртип белән яши башлагач, исләрем китте: без, русиялеләр, көн саен икенче кат эшкәртеп, файдаланып булырлык күпме әйберне чүпкә ташлыйбыз икән бит! Чүп савытларыбыздагы 70 процент әйберне эшкәртеп, яңадан файдаланып булыр иде, юг
ыйсә.
- Һәм Казанга кайткач, чүп түгә алмый интектеңме?
- Әйе, Казанга ялга кайткач, беренче атналарда тыныч күңел белән чүп түгә алмадым: үземне ниндидер җинаять кылгандай хис иттем. Аннан күрше ишегалдындагы чүп контейнерлары мәйданчыгында тышына "ПЭТ" дип язылган кызгылт-сары төстәге контейнерны күреп сөендем, ул пластик шешәләр белән тулы иде. Димәк, безнең халык та чүп-чары белән бүлешергә әзер икән. Бары тик бу эшне кешеләргә җайлы итеп оештырырга гына кирәк: чүпне фәлән төрлегә бүләргә түгел, ә Австралиядәге кебек ике төрлегә генә аерырга. Моның өчен өйдә ике чүп чиләге тоту да җитә. Татарстанлылар да әлеге эшкә бик теләп ризалашырлар дип уйлыйм.
Австралиядә мөмкин булган барлык нәрсәне икенче тапкыр эшкәртергә тырышалар. Анда утильне эшкәртүче һәм халыктан күпмедер акчага икенчел чимал җыючы предприятиеләр шактый. Икенчел чималдан ясалган һәр товарга (гипермаркетларда бушлай бирелүче пакетларга, газета, брошюра, пластик шешәләргә һ.б.) аның нәрсәдән эшләнүе турында горурланып язалар. Дәүләт калдыкларны эшкәрткән өчен компанияләргә өстәп акча түли. Австралия кешесе өчен табигатьне кайгырту - ватанпәрвәрлек билгесе. Аларда Ватанны ярату дигән төшенчә туган як табигатен һәм аның байлыгын саклауны аңлата.
- Булат, анда бездәге кебек чыгарып ташларга кызганыч, әмма инде мәңге киелмәячәк киемнәрне саклау, бер кирәге чыгар әле дип, чатнаган, кителгән савыт яки җимерек җиһаз җыю проблемасы да юк бугай?
- Юк. Шкафта, дачада яки гаражда иске кием-салым, вак-төяк җыймыйлар. Үзләренә кирәксез, артык дип тапкан барлык нәрсәләрне (чәй сервизыннан алып, балалар уенчыгына кадәр, дөрес, алар чиста һәм куллануга яраклы булырга тиеш) бушлай махсус кибетләргә тапшыралар. Кибетләр ул товарларга бик түбән бәя куеп, аз керемле кешеләргә саталар. Алардан кергән барлык акча хәйрия фондларына тапшырыла.
Анда шулай ук иске шкафны, җимерек кер юу машинасын, тузган диван кебек нәрсәләрне кая куярга икән дип аптырау да юк. Консул (район башлыгы) сайтыннан махсус техниканың йөрү графигын карыйсың да, ул урамыңнан үтәсе көнне тузган җиһазларыңны йорт каршыңа чыгарып куясың һәм аны чүп җыючы махсус бригада төяп алып китә.
Гомумән, анда һәр нәрсәгә үтә сакчыл халык яши. Кешедән калган әйберләр белән сәүдә итүче "секонд-хенд" кибетләреннән әйбер алып кию горурлык санала. Елына 50 мең доллар хезмәт хакы алучы укытучы ханым, шундый кибеттән сатып алган кофта белән китапны күрсәтеп: "Яңа кием алырга акчам бар минем, ләкин ул киемне теккәндә табигатькә күпме зыян килә, күпме чимал исраф була бит! Бу кофтаны алу белән мин Австралия экологиясенә зур өлеш керттем!" - дип илһамланып сөйләгән иде.
Австралия - иң коры континент санала, аның күп өлешен чүл тәшкил итә. Ә иң күп сулы елгаларын безнең Казансу белән чагыштырырлык. Халык чиста суга кытлык кичерә. Биредә июньнән сентябрьгә кадәр яңгыр ява. Ул берничә көн туктамый коярга мөмкин. Һәм яңгыр суын саклау өчен тауларда буалар, зур ясалма күлләр эшләнгән. Аделаидада яшәүчеләр (ә анда миллионнан артык кеше яши) ел буе шул суны эчәләр. Билгеле, суны саклау өчен халык та хәленнән килгәннең барысын да эшли. Күбесе яңгыр суын җыю өчен 10-20 тонна сыешлы танкер-чаннар урнаштыралар. Фермаларда яки шәхси хуҗалыкларда кое казыту катгый тыела. Биредә табигать ресурслары халыкныкы санала, ә су - иң төп ресурсларның берсе. Һәр хуҗалыкның су счетчигы бар, ул урамда тора, инспектор кемнең күпме су тотканын шуннан карый. Тиешле нормадан артык сарыф ителгән суның һәр кубометры өчен 50 доллар штраф салына. Җәй бик коры килгәнлектән, 2012 елда машиналарны юуны вакытлыча тыйдылар. Дым җитмәүгә карамастан, Аделаида яшеллеккә күмелеп утыра. Чөнки бөтен җирдә үсемлекләрне
ң тамырларына гына һәм тамчылап кына сибеп торучы җайланмалар урнаштырылган. Күптән түгел, газоннарга чистартылган канализация суы сибә башладылар. Аны чистарту җайланмалары кеше күз алдында - паркларда эшләп тора. Саннары зур итеп язылган счетчик ничә тонна канализация суының чистартылуын, димәк, салым түләүченең күпме акчасы янга калуын күрсәтеп тора. Паркларда адым саен чүп савыты һәм бушлай бәдрәф.
2014-15 елларда Австралиядә "20 миллион агач" дип аталган дәүләт программасы эшләде. Нәкъ шулкадәр агач-куак утыртылды. Моның өчен дәүләт 50 миллион доллар акча бүлеп бирде.
- Булат, без монда Яңа елны каршыларга җыенганда Австралиядә Сабантуй үткәрәләр икән?
- Әйе, анда декабрь - җәйнең беренче ае. Бу вакытта гадәттә 45 градус эсселек була. Көньяк Австралиядә температура беркайчан да минуска төшми. Кояш шулкадәр кыздыра, австралиялеләр пешмәс өчен гел озын җиңле киемнәр киеп, тәннәренә махсус кремнар сөртеп йөриләр. Яшел континентта яшәүчеләр кояш көчен дә бөтен җирдә файдаланалар. 2020 елга Көньяк Австралиянең барлык дәүләт учреждениеләре дә бары тик кояш җылысы куллануга күчәргә тиеш.
Ә Сабантуйлар мәсьәләсендә... быелгы декабрь чамасыз кызу килгәнлектән, сабан туен апрельгә күчердек (ул көзнең икенче ае санала). Татарстан чит илләрдә яшәүче татарларны онытмый, әдәби китаплар, дәреслек-әсбаплар белән тәэмин итә, Сабантуйга артистларыбызны җибәрүне оештыра. Австралия татарлары Казанны, Татарстанны яраталар, "мәркәзебез" дип кенә торалар. Универсиадага Австралиядән зур делегация булып килгән татар яшьләре, Казанны күреп: "Европа шәһәрләреннән һич ким түгел", - дип, шаккатканнар.
- Булат, әңгәмәгә вакыт тапканың өчен рәхмәт! Шулай да җылы, төрле җәнлек-хайваннарга бай, яшеллек оясы булган Австралия, андагы халыкның яшәү рәвеше турында сиңа тагын "бер олау" сорау калды әле...
- Сорарсыз, мин җавап бирермен, Алла боерса.
Назилә Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев