Балагызны үбәсезме?
Әти-әниләр, гадәттә, сабыйларны үбеп, аны ничек яратуларын күрсәтәләр. Галимнәр болай эшләргә ярамый, үбү зыянлы, ди. Авыз куышлыгында авыру китереп чыгаручы байтак кына микроблар яши. Бәләкәчнең иммунитеты аларга каршы тора алмый. Фин галимнәре фикеренчә, үбү аркасында җитди чирләр килеп чыгарга мөмкин. Оулу университеты галимнәре 313 әни белән сораштыру үткәргән. Тикшеренүчеләр шуңа...
Әти-әниләр, гадәттә, сабыйларны үбеп, аны ничек яратуларын күрсәтәләр. Галимнәр болай эшләргә ярамый, үбү зыянлы, ди. Авыз куышлыгында авыру китереп чыгаручы байтак кына микроблар яши. Бәләкәчнең иммунитеты аларга каршы тора алмый. Фин галимнәре фикеренчә, үбү аркасында җитди чирләр килеп чыгарга мөмкин. Оулу университеты галимнәре 313 әни белән сораштыру үткәргән. Тикшеренүчеләр шуңа игътибар иткән: аларның 38 проценты баланың ирененнән үбә, 14 проценты бала белән бер үк кашыктан ашый. Әниләр аннан гына балага бактерия күчми дигән фикердә. Ә сез моңа ничек карыйсыз?
Рәсимә Галиева, "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты:
- Баланы иркәләп тә аласың, башыннан да сыйпыйсың. Психологлар балага мөнәсәбәтне шулай белдерүне хуплый гына. Ә үбүгә килгәндә, килешергә була. Әни кеше буларак, баланы беркайчан да үз калагымнан ашатканым булмады. Йә йөткерәсең, йә төчкереп йөрисең бит, урамнан нинди инфекция эләктереп кергәнеңне белми дә каласың. Улыбызның үз калагы, үз тәлинкәсе, үз чокыры бар. Ул шуңа күнеккән. Бакчадан кайтуга кулларны сабынлап юабыз да тамак ялгап алабыз. Аннан соң кочагыма алып, серләшергә тотынабыз. Көн дәвамында аның сөйләрлек вакыйгалары шактый күп җыела.
Алмаз Хәмзин, юмор остасы:
- Татарда лач-лоч үбү гадәте юк. Брежневның һәркемне кочаклап үбүеннән дә гайрәт чигә иде. Тәтәй чаба - мин дә чабам дип, "Изге Вәли", "Үбешү көннәре", хәтта чемпионатлар үткәрүләрен кылану дип кабул итәм. Ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренә килсәк, шәхсән үзем балаларны үбеп үстермәдем. Кочаклый һәм башларыннан сыйпый идем. Бала бит ул ата-ана мәхәббәтен күз карашыннан һәм аңа булган мөнәсәбәтеннән аңлый.
Фәрит Акмалов, балалар табибы (Яшел Үзән районы):
- Баланы маңгаеннан, битеннән яратып үбәргә ярый. Тик иреннән ярамый. Ник дигәндә, хәтта баланың битеннән генә үпкәндә дә, шул тирәдәге микрофлора үзгәрә. Олы кешедәге туберкулез таякчыгы, грипп инфекциясе ирен аша турыдан-туры үпкәгә эләгергә мөмкин. Ашказаны җәрәхәте китереп чыгаручы хеликобактер пилори микробы да иреннән үпкәндә һәм бер үк кашыктан ашаганда ашказанына үтеп керә ала. Ә сау-сәламәт әнигә бер яшькәчә сабыйга имезлек бирер алдыннан аны авызына кабып алуның зыянын күрмим.
Ләйсән Шәрифуллина, шәфкать туташы (Казан):
- Әнием кечкенәдән үк безне чисталыкка өйрәтте. Гаиләдә барыбызның да үз калагы, үз тәлинкәсе бар. Кулларны юу гадәте дә канга сеңгән. Әни безне беркайчан да иреннән үпмәде. Мин дә моны кирәксенмим. Кайбер әниләр баланың имезлеген дә авызларына кабып бирә. Болай итү - дөрес түгел. Балага яратуыңны белгертү өчен кочаклау, битеннән үбү җитә.
Ким Шакиров, физик:
- Дүрт бала үстердек. Балаларның гел башыннан сыйпый идем. Битләреннән үпкән чаклар да булды. Әмма иреннән түгел, микроб кереп, балага зыян китерергә мөмкин. Физикада да энергия кыры дигән нәрсә бар. Балалар да яратуны бик тиз тоя. Шуңа күрә әти-әниләргә җылы мөнәсәбәтен белдерү бик файдалы. Бер мәктәпкә баргач, башлангыч сыйныфта укучы малайның башыннан сыпырмакчы идем. Бу гәүдәсе куырылудан парта астына төшеп китә язды. Күрәсең, өендә дә, мәктәптә дә башыннан сыпырганнары булмаган. Балалар яратуны тоеп үссен иде.
Гөлназ Гайнуллина, бер бала анасы:
- Кечкенә вакытта улымны чупыр-чупыр үбеп кенә тора идем. Битеннән дә, ирененнән дә. Соңрак үзе дә үбәргә остарып бетте. Хәзер улыбыз зур үсте инде. Битеннән үпсәң дә, әни, мин бит инде зур үстем, ди. Әмма аны аркасыннан гел сөеп торам. Психологлар балаларны көнгә сигез тапкыр сыпырырга куша бит. Ә без үскәндә әти-әниләрнең үпкәнен хәтерләмим. Әллә эш күп булган, әллә тыйнаклык саклаганнар. Яратуларын үбеп белдермәделәр, әмма беркайчан да әти-әни безне яратмый дигән хис тумады. Бактерия дигәннән, алар безгә ризыкны да авызда чәйнәп ашаткан бит.
Зәлия Гыйльманова, сәркатиб:
- Кечкенә кызымны ирененнән үбәм. Үзе дә безне шулай итеп ярата. Иреннән үбүнең кирәкмәс эш икәнен белсәм дә, кечкенә чакта яратып каласы килә. Бәләкәй вакытта бигрәк тәмле була бит алар. Ә үскәч, үптермәячәкләр. Улым хәзер якын да китери.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев