«Бер югалткач, кире кайтарып алып булмый. Гомерлеккә йөрәгемдә яра калды…» [гыйбрәт]
Айсылу белән вузга укырга кергәндә таныштык. Соңгы имтихан көне иде. Төшке ашны бергә ашарга дип, буфетка кердек. Сөйләшә торгач, бер районнан булып чыктык. Хәбәрләшеп торырга вәгъдә биреп аерылыштык. Безгә бәхет елмайды. Икебез бергә бер төркемдә укый башладык. //Ватаным Татарстан// Баштарак мәлдә мин сүземне әйтергә дә куркып торсам, Айсылу бик батыр...
Айсылу белән вузга укырга кергәндә таныштык. Соңгы имтихан көне иде. Төшке ашны бергә ашарга дип, буфетка кердек. Сөйләшә торгач, бер районнан булып чыктык. Хәбәрләшеп торырга вәгъдә биреп аерылыштык. Безгә бәхет елмайды. Икебез бергә бер төркемдә укый башладык. //Ватаным Татарстан//
Баштарак мәлдә мин сүземне әйтергә дә куркып торсам, Айсылу бик батыр кыз иде. Туры сүзле, кешеләрне үпкәләтүдән дә курыкмый. Өстәвенә укытучыларга да каршы әйткәли, алар белән бәхәсләшә иде.
Укып бетергәч, мин алган белемем буенча эшкә урнашсам, Айсылу бөтенләй башка өлкәне сайлады. Кияүгә дә чыгарга ашыкмады, икенче югары белем алды. Баштарак хәбәрләшеп торсак, соңыннан элемтәләр югалды. Кешедән генә Айсылуның кияүгә чыкканын, бала үстергәнен ишеттем. Еллар уза торды. Быел төркемдәшләр белән очрашуга җыелдык. Һәркем үз тормышы белән таныштырды. Күбесенең икешәр бала, ирләре бар. Кемдер яңа гына кияүгә чыккан. Чират Айсылуга да җитте. Элеккеге Айсылуның тамчысы да калмаган.
- Баштарак үз эшемне булдырыйм дип йөрдем. Кияүгә дә соңлап кына чыктым. Әти-әниемә кадерле кыз бала идем. Моннан 6 ел элек әтием юл фаҗигасенә эләкте. Табиблар ничек кенә тырышмасын, аны коткарып кала алмадылар. Бу хәсрәт әле 45 яшен тутырып кына килүче әниемне бөтенләй аяктан екты. "Мин, Вәгыйзсез ничек яшим?" дип елый иде. Чибәр, эшкә уңган әниемне кияүгә сорап килүчеләр дә булды. Тик ул моны авыр кабул итте. Күпме генә чакырсам да, безгә килеп торырга ризалашмады, - дип сөйләде Айсылу. - Ул вакытта ирем дә көйсез иде. Икенче бала алып кайт дип аптырата башлады. Җитмәсә, эш урынымда күңелсезлекләр килеп чыкты. Әнием янына кайтырга түгел, аның хәлен сорарга да вакытым җитми иде.
Ирем миннән көчлерәк булып чыкты. Кияүгә чыккач, холкымны бөтенләй үзгәртте. Бәхәсләшә торган, үз сүзен әйтүче Айсылудан җилләр исте. Әнием тәрбияләгәнчә яшәдем. Ә ул: "Иреңне хөрмәт ит. Аның белән киңәш. Сүзен тыңла. Аңынча эшлә", дия торган иде. Мин шулай эшләдем дә. Менә шуңа үз әниемнең хәлен белергә дә вакытым калмады. Берзаман әнием үзе килеп керде. "Кызым, табиблар нидер таптылар. Онкология хастаханәсенә барырга кирәк", ди бу. Минем авырга узып йөргән вакытым. Үз хәлем хәл. Иртән башлар әйләнә. Күңел болгана. Беренче көнне әни белән барсам да, калган көннәрне ияреп йөрүне кирәк тапмадым. Атна-ун көннән әнием балкып кайтып керде: "Син безнең авыру түгел", дигәннәр икән. Ә мин шулчакта аның авыру картасын ачып та карамадым. Шул көннән соң әнием ике генә көн яшәде. Кулларымда изге теләкләрен тели-тели җан бирде. Әле дә үземне әрләп яшим. Нигә әниемне үзен генә йөрттем икән? Ник табиблар белән сөйләшеп карамадым? Менә шундый сораулар белән яшәгәнемә 2 ел узып бара инде.
Айсылу иң якын кешеләре алдында күз яшьләрен дә яшермәде.
"Чит гаиләгә килеп керү дә авыр булды. Иремнең әти-әнисен начар диясем килми. Әмма минекеләр түгел инде. Атна саен иремнең авылына кайткач, әти-әнием тагын да сагындыра. Бер кайгысыз, шат вакытларым артта калган икән бит минем. Ә хәзер эч серемне сөйләргә кешем дә юк. Кайчак 3 яшьлек кызым белән сөйләшеп, күңелемне бушатам", - ди ул.- Шул елларны кирегә кайтарып булса, әниемне өрмәгән урынга да утыртмас идем. Үткәннәрне кире кайтарып булса икән. Нинди булса да, үз әти-әниегезне яратып яшәгез. Кадерен белеп, хөрмәтләгез. Бер югалткач, кире кайтарып алып булмый. Гомерлеккә йөрәгемдә яра калды. Аллаһы Тәгалә ике якын кешемне алды, ике сабый бирде дип тә сөенәм. Кечкенә кызымда нәкъ әнием чалымнары да бар бит. Ул кыяфәте, сөйләшүләре. Төскә- биткә дә нәкъ әбисе инде! Шул бәхетемә карап, сөенеп яшим хәзер…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев