Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Болытлар артында кояш бар

- Әтием, мин сине бик‑бик яратам!.. Әйдә, бер-ике-өч… Телефон төймәсенә кайсы беренче баскандыр, күз алдында кызының елмаюы гына эленеп калды. Саубуллашканда кызы Әминә аңа һәрвакыт шулай ди: мин сине бик‑бик яратам! Бу сүздән җанда кояш кабына. Тик Әнвәр үзе яратам сүзен хисе күңеленнән ташып торганда да җиңел генә әйтә алмый....

- Әтием, мин сине бик‑бик яратам!.. Әйдә, бер-ике-өч…

Телефон төймәсенә кайсы беренче баскандыр, күз алдында кызының елмаюы гына эленеп калды. Саубуллашканда кызы Әминә аңа һәрвакыт шулай ди: мин сине бик‑бик яратам! Бу сүздән җанда кояш кабына. Тик Әнвәр үзе яратам сүзен хисе күңеленнән ташып торганда да җиңел генә әйтә алмый. Ул хис ничектер сүзсез генә аңлашылырга тиеш кебек. Ә хәзерге яшьләр башка: алар яратуларын да, яратмауларын да ярып са­лалар. Бәлки шулай дөрестәдер, ап-ачык. Әллә нәкъ менә шушы гап‑гади сүзләрне вакытында, урынында әйтә белмәү аркасында тормышы шундый чуалчык булып чыктымы соң Әнвәрнең?

Кинәт тиктомалдан күңелне тирән моңсулык сарып алды. Моңсулык кына түгел, әйтеп бетерә алмаслык бушлык биләде җанны. Гүя дөнья бөтенләй башка үлчәмгә, башка яссылыкка күчте.

Бу халәт Әнвәргә таныш. Әмма бүген туган йортының капка­сын ачып кергәндә ул һич кенә дә мондый халәткә төшәр төсле түгел иде. Яшел чирәмле киң ишегалды аны елмаеп каршы алды. Ишегалдының һәр почмагында кояш уйный, сап‑сары болдыр кырыена тезелеп куелган аяк киемнәре: яшел, зәңгәр төстәге җәйге резин башмаклар, кызыл эчле ялтыравык галошлар да хуҗа кайтканга сөенеп елмаешып торалар төсле. «Апа кайтып киткән икән» дип уйлап алды ул, яхшылап юылган болдыр идәнен, тәртип белән тезелгән аяк киемнәрен күздән кичереп.

Әти-әнидән соң бушап калган йортны алар - ике туган - хәл кадәренчә яшәтергә, туган нигездә тормышны сүндермәскә тырышалар иде. Көз ахырында гына өйне ябып торалар да язга чыгуга кайтып ачалар. Үзара килешенгән канун: кем кайтса да, яшелчә-чәчәкләргә су сибеп, киткәндә үзе артыннан өйне җыештырып китә. Бигрәк тә ачык җирдә тычкан-фәлән иялә­шерлек ризык калдырырга ярамый. Хуҗалар кайтканда соранып йөрүче песиләр күп булса да, йорт буш калгач, ул мырауларның бу тирәдә эзләре булмый, ахры. Менә әле дә, каян сизә диген, Әнвәрнең артыннан ук Тиенкәй килеп керде. Яз башында өйне ачкач та килеп ияләшкән яшь песигә озын, йөнтәс койрыгына һәм песиләргә хас булмаганча сикергәләп атлавына карап, апасы Тиенкәй дип исем биргән иде. «Үзең син - тиенкәй, бертуктаусыз тормыш тәгәрмәчен әйләндерәсең». Апасына карата күңелендә туган җылы хисләрен Әнвәр, билгеле, сүзгә күчерә алмады. Ә Тиенкәй бигрәк үз итте аларны. Кайтып кергәннәрен сагалап кына тора. Аның көтеп торганын белеп, хуҗалар да күчтәнәчсез кайтмый. Әнвәр бу юлы да авылда көтеп торучысы барын онытмады, аэропорт буфетына кереп сосиска алып чыкты. Шуны чистартып, песи тәлинкәсенә сал­ды. Тиенкәй иснәп кенә карады да… матур койрыгын болгап читкә китте. Өстәл астына кереп, Әнвәргә яшькелт күзләреннән үпкәсен сирпеп алды: син нәрсә, кешеләр генә ашый торган итсез сосиска ич бу, моның белән песи халкын алдыйм димә! Үз чиратында, Әнвәр дә: «Тамагың туктыр», - диде дә, юл сум­касын болдыр идәненә куеп, өйгә дә кереп тормастан, арткы капкадан бакчага чыкты.

Менә кайда ул рәхәтлек! Бакча шау чәчәктә: кашкарыйлар, дәлияләр, хризантемалар, петунияләр… Яз башыннан нәркис­ләр, лаләләр, ирислардан башлап, җәйгә күчкәндә пионнар, лилияләр, розалар, соңрак флокслар, инде менә көзге чәчәкләр белән балкып торган бакча Әнвәргә апасының матур-бизәкле күңел дөньясы кебек тоела. Тик ул күңел дөньясын аңлаучы, сан­лаучы, сокланучы бармы соң?! Җизнәсе сүзгә дә, хискә дә саран, тормышның якасына ябышып дөнья көтә торган кеше булып чыкты. Апасы белән кара‑каршы торып шәһәр читендә йорт җиткерделәр. Җизнәсе әйтмешли, хезмәт белән тәрбияләгән балалар, тәрбия яшеннән чыккач, тиз‑тиз хезмәттән качты­лар: кызлары интернет аша танышып, әти-әнинең ай‑ваена карамастан, унсигезе тулуга казах егетенә кияүгә чыгып китте. Уллары армиягә киткән җиреннән Себер якларында төпләнде. Хезмәт тагын апасы белән җизнәсенең икесенә генә калды. Апасына күбрәк тә төшә. Чөнки җизнинең авылы шәһәрдән ерак, төп йортта энесе яши, анда елга бер генә кайтып киләләр. Ә хатынының нигезенә кайтып йөрүне җизни кеше кирәксенми; хатынын тыймый, үзе кайтмый. Апасы шулай итеп, ике арада бөтерелә. Ике арада, ике бакчада. Күрсәнә, помидорлары бары­сы сабагында кызарып-саргаеп утыралар. Картинага төшереп куярлык! «Бу бакчаны синең өчен үстерәм бит, алып кит инде помидор-кыярны булса да», - дип битәрли апасы Әнвәрне. И апа-апа, кайчан гына үзеңне уйлап яшәргә өйрәнерсең икән! Хәер, бу яшьтә инде үзгәреп булмыйдыр шул.

Бакчадагы гөл-чәчәкләрдән иңгән яктылык өйгә дә ияреп керде. Өй эче дә кояшка күмелгән иде. Әнвәр беренче эш итеп тәрәзәләрне ачып җибәрде. Ачкан чакта чебен‑черки кермәсен өчен тәрәзәләргә тарттырган челтәрләрләрнең кнопкалары кубып төшкәләде, шуларны рәтләп шактый әвәрә килде. Нәкъ әнисе исән вакыттагы төсле тәрәзә төбе саен балкып утырган яраннарга карап, тагын бер кат апасын уйлап куйды. Тәрәзә төбендә гөл үсмәгәч, өй ятим кебек, дип ел саен яздан көзгә кадәр гөлләр үстерә, аннан ул гөлләрне кайсын күршеләргә таратып, кайсын шәһәргә алып китеп мәш килә. Үзләре кай­та алмый торганда, күрше апа да кереп су сибештерә. Әле дә гөл төпләре дымлы иде.

Кайтып җиттем, дип хәбәр бирергә кирәктер инде дигән уй белән апасының номерын җыйды Әнвәр. «Ай, энем, әйдә, тиз генә җыен да безгә кил, Казахстаннан кодалар килеп төште, җизнәң шашлык кыздыра…» - дип тезеп китте апасы, аның «кайттым» сүзен ишетүгә. Үзе Әнвәр белән сөйләшкәндә, бер­рәттән янындагылар белән дә гәпләшеп ала һәм гадәтенчә, мөгаен, телефонын яулык астына кыстырып, ниләрдер эшләп тә маташа иде. Телефонның теге очындагы ыгы‑зыгы монда кадәр сизелеп тора. Әнвәр аэропорттан туры авылга кайтып киткәнлеген көчкә аңлатып, телефонны куйды.

Аэропорт аларның авылыннан ерак түгел, шуңа күрә бер‑ике көнгә генә командировкага барганда, машинасын аэропортта калдырып тора ул. Аннан кирәксә, шәһәргә, теләсә, авылга кайтып китә.

Апасы белән саубуллашып кына өлгерде, телефоны аваз салды. Кызы скайпка чыгып маташа. Кем уйлаган, шушы авылдан торып, дөньяның икенче кыйтгасындагы кешене күреп сөйләшеп булыр дип. Ничек тиз үзгәрде замана! Менә, телефон төймәсенә генә басты, Әминәсе елмаеп каршында тора! Гадәттәгечә, беренче сүзе: «Ой, әтием, мин бик ашыгам, әз генә вакытым бар», - булды. «Ничек кайтып җиттең? Минем барысы да әйбәт, эш күп. Хәзер туристлар җыелып бетә дә, китәбез. Минем өчен борчылма. Әтием, мин сине бик‑бик яратам! Әйдә, бер-ике-өч!»

Кызының елмаюы гына күз алдында эленеп калды.

Кызы инде икенче ел чит илдә эшли: үткән ел Төркиядә эшлә­гән иде, быел Гарәп Әмирлекләренә үк китеп барды. Чит телләр факультетын тәмамлаган кешегә юллар ачык шул хәзер. Үзе үк аны дөнья күрергә этәрсә дә, бердәнбер якын, газиз кешеңне, кыз баланы күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү җиңел түгел икән. Ярый әле, бу скайп дигән хикмәт бар, көн саен диярлек күрешеп-сөйләшеп торалар. Шулай да ул сөйләшү әнә шул «Әтием, мин бик ашагам» була инде.

Кинәт дөнья убылган төсле булып китте. Бөтен тирә‑юньне күзгә күренмәс шыксыз бушлык биләп алды. Өй эчендә уйнаган кояш та сүрелде. Әнвәр урамга карады. Кояш инде офык артына төшеп бара, ә күкне юка гына аксыл болыт элпәсе каплап килә иде. Ул ашыгып тәрәзәләрне япты. Әле җәй үтеп бетмәсә дә, җәйнең азагы, август ахыры шул инде. Көннең кыскарганлыгы да, бик тиз холык алмаштыруы да сизелә. Шушы көн төсле, күңел халәте дә үзгәрде дә куйды.

Бу халәт аңа таныш. Балачакта әнисе берәр кая китсә, шулай була торган иде: күңелдә кояш сүнә. Бөтен дөнья буп‑буш калган сыман була. Һәм син үзеңне япа-ялгыз, бик бәхетсез, югалып калган кебек хис итәсең. Әнвәр төсе белән әтисенә охшаса да, күңеле белән әнисенә якынрак шул. Алар әнисе белән бер-бер­сенең күңел халәтен бик нечкә тоялар, ләкин беркайчан да бу турыда сөйләшмиләр иде. Әнисенең күңел дөньясын шулай тирән тойгангадыр, Әнвәр күп еллар әтисенә карата ачулы-үп­кәле бер халәттә яшәде. Дөрес, бу халәтен ул беркайчан да сүзгә күчермәде. Юк, бер тапкыр әтисенә каршы чыгып карады, тик әнисе аны бик тиз туктатты.

Инде үзен бу дөньяны тулысынча аңлыйм дип санаган, егетлек чорына аяк атлаган чагы иде. Уналты яшь! Авылда печән өсте. Әтисе тагын ике‑өч көн күрше урамда яшәп кайтты. Печән өстендә, утын әзерләгәндә аның күрше урамда югалгалап торуы беренче генә түгел. Моны инде бөтен авыл белә. Әнисе дә арып-таушалып, аракы сөременнән айныр-айнымас кайткан иренең кайда булганлыгын белеп тора. Белеп тора… һәм берни булмагандай: «Мунча ягылган, бар, юынып чык!» - дип иңенә сөлге чыгарып сала. Нигә башка хатыннар кебек чыр‑чыр талашмый, теге хатынның йортына барып буран куптармый, һичьюгы кычкырып-бакырып еламый соң әнисе?!

Юк, җитәр, әнисе түзгән җитәр, ул түзмәс, әнисен тагын да бо­лай кимсетергә юл куймас! Бөтен кыюлыгын җыеп, ул әтисенең мунчадан чыгуын көтә башлады. Әйтәсе сүзләрен башында тәртипкә салырга тырышты. Тик вакыт үткән саен, әйтер сүзләр таркаулана, йөрәк тибеше кызулана барды. Ул хәтта дөп‑дөп типкән йөрәген тынычландыру өчен күкрәк турысын кулы белән кысып торды. Менә мунча ишеге ачылды. Аннан әтисе­нең кызырган-сафланган йөзе күренде. «Әти…» - диде Әнвәр, тамак кырып. Тавышы каядыр эчкә таба китте. Йөрәк тибеше тавышын каплый төсле иде. Каты итеп әйтергә теләгән «әти» сүзе дә бик сыек кына чыкты. Әтисе дә ипле генә итеп: «Нәрсә, улым?» - диде. Әтисенең йомшак дәшүе аны тагын каушатты. Чөнки ул үзен кискен сөйләшүгә әзерләгән иде. Теге вакытта әтисенең әнисе белән сөйләшүен ишетеп ятты, анда әтисенең тавышы бик кырыс, кисеп ала торган иде: «Безнең нәселдә хатын аерган кеше юк, нәселдә булмаганны кылдырма!» Ишекнең каты ябылуыннан өй селкенеп куйды. Бу тавышка ул инде йоклаган булса да уянырга тиеш иде, тик «уянып», әнисен уңайсыз хәлгә куюдан куркып, күзләрен чытырдатып йомды. Күзләрен йомса да, әнисенең ул йоклаган түр якка шыпырт кына башын тыгып каравын сизми калмады. Бу сөйләшү дә шундыйрак тонда булырга тиеш иде. Тик монда ультиматумны ул куяр: «Йә без, йә…» Кем дип әйтергә соң ул хатынны? Исеме беләнме, берәр ямьсез сүз беләнме?.. Ул уйларын җыеп өлгермәде, «Нәрсә сөй­ләшмәкче идең, улым?» - дип, әтисе аның иңенә кулын салды. Бу инде әти кешенең улы белән олыларча, җитди сөйләшергә әзер булуына ишарә иде, ә ул… олыларча сөйләшәсе урында, сабый бала кебек, калтыранган тавыш белән: «Син әнине, без­не хурлап йөрисең, бөтен авыл бездән көлә!» - дип кычкырды дабакча ягына атылды. Өйдән чыгып килгән әнисен дә күз чите белән генә күреп калды. Бу хәлләрдән соң әнисе белән алар тагын да якынаерга тиеш төсле иде, тик… киресенчә булды.

Әнисенең салкын карашын беренче һәм бердәнбер тапкыр шул кичне тойды ул. «Әнвәр, башкача әтиеңә каршы сүз әйтәсе булма!» - диде әнисе басынкы, әмма кискен тавыш белән. «Әни, син үзең дә…» дип башлаган иде, «Миңа әйтергә ярый, сезгә - балаларга - юк! Ул сезнең әтиегез!» - дип кырт кисте. Бу йортта, хуҗа кешенең кайбер гөнаһларына да карамастан, әти исеме зур иде шул. Ул гөнаһлар алга таба кабатлангандырмы, тик шу­нысы хак: әлеге барып чыкмаган сөйләшүдән соң, әтисенең күрше урамда куна калганын хәтерләми Әнвәр.

Әтисен ул соң, бик соң гына, аны югалтып шактый еллар үткәч, тормышның әйтеп аңлатып булмаслык борылмаларында үзе дә шактый абынганнан соң гына аңлады. Тик үкенеч, исән чакта аңлаша алмау үкенече калды. Мәңгегә калды. «Үзем исән чакта нигезне бетермәм!» - дип, әтисенә күңеленнән вәгъдә бирде. Бу хакта әтисе белән беркайчан да сөйләшкәннәре булмаса да, ата күңелендәге теләк аңа аңлашыла иде. Ничектер, бер утырып, ирләрчә сөйләшә дә алмый калдылар шул, әтисе алтмышы да тулмастан кисәк китте дә барды. Инсульт.

Әтисенең үз куллары белән салган һәрбер бүрәнәсен аерым‑аерым күздән кичергәндә, күңелдәге үкенечле уйлар Әнвәрнең йөрәген чемердәтеп алды. Йорт калын нарат бүрәнәләрдән биек‑иркен итеп салынган. «Мари урманында кыш киселгән бүрәнәләр ул!» - дип горурланып әйтә иде әтисе. Авылда бер бал­та остасы иде, алтын куллы. Артык озын гәүдәле булмаса да, киң күкрәкле, нык бәдәнле чибәр кеше иде. Әнисе, киресенчә, зифа буйлы, какча гәүдәле, олыгайгач та сылулыгын югалт­мады. Тик артык тыйнак, басынкы холыклы әнисе, җор телле, ачык күңелле ире янында беркадәр боеграк булып күренә иде. Әтисенең читкә карауларының сәбәбе шунда да булгандыр, ир‑ат бит шат күңелле, уенчак хатыннарны ярата. Алай дисәң, Әнвәрнең күңелендә беренче тирән хисләр уяткан кыз да тый­нак, сабыр холыклы иде бит. Мөгаен, ул аны, үзе дә аңламастан, әнисенә охшатып яраткандар.

Әле күңелне биләгән бушлык халәтен ул кабат нәкъ менә шул кызны югалтканда кичергән иде.

«Мин сине олы абыем кебек кенә күрдем, син дә миңа сеңел итеп кенә карыйсың дип уйлаган идем…» Венера тагын да ниләр­дер сөйләде бугай, тик Әнвәр нидер аңлый алырлык хәлдә түгел иде. Аның алдында җир убылды, күкләр ишелде, дөнья бетте. Ничә еллар күңелендә иң якты нур булып дөньясын балкытып торган хисләр кадерсезгә калды. Күңел хисләре белән уртаклаш­маса да, Венера аны сүзсез дә аңлый дип ышанган иде бит ул. Әле дә Венерага яратуын кычкырып әйтмәгән булыр иде, җәйге каникулдан килүенә, «Венера кияүгә чыга икән, Казаннан китә, читтән торып уку бүлегенә күчеп йөри» дигән хәбәр аны тәмам өнсез итте.

Төзелеш отрядында танышып-дуслашып алганнан соң, алар - физфак егетләре белән биофак кызлары - аерылмас бер төркем булып оештылар. Кызлар, Әнвәрләргә кушылып, университет­ның «Кар десанты» төркеменә дә язылдылар, язларын сплавка да йөрделәр. Чәчрәп тормаса да, кирәк урында сүзен ярып әйтә белгән кыю йөрәкле, юкка‑барга зарлануны сөймәгән сабыр холыклы Венераны башкалардан аерып үз итте Әнвәр. Кайчан үлеп гашыйк булды соң ул аңа? Әйтә алмый. Бары иртәсен Ве­нераны сагынып уяна, кичен аны уйлап йоклап китә башлагач кына, үзенең чып-чынлап гашыйк икәнен аңлады. Һәм нигәдер Венера да аңа карата шундый ук хисләр кичерә дип ышанды. Чөнки ул да Әнвәрне күргәч балкып елмая, походларда да гел бер тирәдә булалар, Әнвәрнең үзенә карата игътибарын да шулай тиеш кебек кабул итә иде.

Һәм… менә, көтмәгәндә, Әнвәрнең йолдызы сүнде. Бар дөнья буш, төссез, мәгънәсез булып калды. Ул элеккечә ук походларга йөрде, сплавларга барды… Тик беркайда да күңеленә ямь таба алмады.

Университетны тәмамлагач та, хәрби заводка урнашып, бетмәс-төкәнмәс командировкалар башлангач, үзен икенче яссылыкка күчкәндәй хис итте. Аңа нәкъ шундый эш, заводка исә нәкъ шундый белгеч кирәк булып чыкты. Икешәр-өчәр айга сузылган командировкаларга ул берсүзсез чыгып китә, хәтта тормышын инде бер урында гына күзалдына да китерә алмый башлаган иде. Илдә чираттагы үзгәрешләр башланып, хәрби заводлар ябылып, халык эшсез калган бер вакытта, Әнвәр дә яңа тормышка яраклашып, үз эшен ачып җибәрде. Нәкъ шул чакта гомеренең яңа бер сәхифәсе башланды: уйламаганда-көтмә­гәндә күнегелгән буйдак тормышы белән хушлашты да куйды.

Хезмәттәшләре фирманың исәп‑хисап эшләрен алып баручы Мөршидәнең үзенә карата битараф түгеллеген сиздергәләп торсалар да, Әнвәрнең үзе чибәр, үзе чая бу кызыйга беркайчан да ир‑ат күзе белән караганы булмады. Ир‑ат күз белән ярата, дисәләр дә, Әнвәр өчен кешенең күңел дөньясы мөһимрәк иде. Ә Мөршидә белән күңел дөньяларының ераклыгын сизде ул. Сизде… әмма, кызның яратуына каршы тора алмады. Әтисенең: «Улым, үзеңә тиң кешегә генә өйләнергә кирәк!» - дип әйт­кән сүзләрен Мөршидә белән тормыш итә башлагач исенә төшерде Әнвәр. Әтисен дә нәкъ шул вакытта аңлый башлады. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, өзелеп әйткән икән бу сүзләрне әтисе.

Авыл кызлары арасында беренче егет булып йөргән җор телле, шаян холыклы әтисе авылга килгән укытучы кыз, билгеле инде, аныкы булырга тиеш дип ышанган. Алай‑болай сүз катып карап та, кызның үзенә исе китмәгәнлеген чамалагач, алдын‑артын уйлап тормастан, укытучыны урлаган да кайткан. Үзенә мөкиб­бән китеп йөргән кызларның кайсысына гына өйләнсә дә, бәхетлерәк булыр иде, мөгаен… Хатыны аны санлап яшәсә дә, яратмавын, тиңсенмәвен тоеп гомер итү авыр булгандыр. Улына да васыять кебек итеп әйтте: «Үз тиңеңә генә өйләнергә кирәк, улым!» Тик улы да ата киңәшен тота алмады шул. Үзен «яратам» дигән кешегә, «мин яратмыйм» дип әйтә алмады. Үзе яратып та, яратуын җиткерә алмыйча югалткан Венерасын уйлады, үзе Мөршидәгә өйләнде. Венераның да Әнвәрне яратып йөрүен, аннан, өмете өзелеп, аңа үч итеп, ятларга китеп барганлыгын ишетеп, җаны бәргәләнгән чагы иде…

Мөршидәсенә дә, яратмавын әйтә алмаган кебек, яратуын да җиткерә белмәде. Илаһи бу тойгы Әнвәр күңеленә хатынын бала табу йортыннан алып чыкканда кагылды. Хатынының бер­кадәр агарып калган талчыккан йөзендә шундый да бер илаһилык иде… Әнвәрнең күңеленнән «Мадонна» дигән уй сызылып үтте. Шул арада шәфкать туташы кулына китереп салган нарасыйның сулышын тою гүя боз катламы астында яткан җанын эретте. Күңелендә кояш кабынды, меңәрләгән гөрләвекләр челтерәде, дөнья уянды. Бу минутта кулындагы нарасые белән янәшәсен­дә басып торган хатыны аңа бербөтен булып тоелды. Бу аның ин газиз, иң кадерле кешеләре иде. Бу аның.тормышының мәгънәсе иде. Аның, беренче тапкыр, хатынын кысып-кысып, җанына сеңдергәнче кочаклыйсы килде. Тик куллары буш түгел иде. Ә күңелдә туган хисләрне җиткерергә сүзләр таба алмады. Хатынының колагына «рәхмәт!» дип пышылдавы да ничектер ясалма чыкты кебек тоелды…

Аннан тормыш диңгезе тагын үз кочагына бөтереп алды. Һәм бу диңгезне кичү юлларын икесенең ике төрле күзаллавы арага дулкыннар булып ятты.

Көннәрнең берендә Әнвәр дә әтисенең сүзләрен кабатла­ды: «Безнең нәселдә хатын аерган кеше юк!» «Ярар, - диде Мөршидәсе салкын гына, - миңа да законлы аерылышу кирәк түгел. Бары мин калган гомеремне үземне яраткан кеше белән үткәрергә телим. Әйе, әйе, син яратмагач та, мине дә яратучы кеше бар ул. Күптән, бик күптән ярата. Әле сиңа кияүгә чык­канчы ук… Ә мин сине сайладым. Бергә яши башлагач, ярата алырсың дип уйлаган идем. Юк, син ярату хисеннән мәхрүм кеше булып чыктың». Мөршидә бераз уйланып торды да: «Алай ук түгел, хатын‑кызны ярату хисеннән дип әйтмәкче булам, - дип өстәде. - Әминәбезне ничек яратканыңны беләм, шуңа күрә ул үсеп җиткәнче түздем. Апаңны да яратасың… Мине генә…» Кинәт Әнвәр Әминәләрен бала табу йортыннан алып чыккан вакытны күз алдыннан кичерде. Мизгел эчендә бөтен тереле­ге - сурәте, хисләре белән шул күренеш күңеленнән үтте. Менә хәзер Мөршидәсен кысып‑кысып кочакларга булыр иде. Тик… иренең сузылган кулларын хатын дорфа гына этеп җибәрде дә, йокы бүлмәсенә кереп, алдан әзерләп куйган юл сумкасын алып чыкты. «Нигә син? Бәлки, мин чыгып китәргә тиештер бу фатирдан?» Әнвәрнең беркатлы соравына хатыны борын астыннан кинәле генә көлемсерәп куйды. «Анысын уйлашыр­быз, минем өйдән чыгып китүем түгел, без Грециягә ял итәргә барып кайтабыз», - диде, «без»гә басым ясап. Бу Мөршидә иде. Әнвәр янәшәсендә гомер кичкән Мөршидә. Бала табу йортын­дагы илаһи Мадоннадан ерак, бик ерак хатын. Яратам сүзен Мадоннага әйтергә кирәк иде шул!..

Мөршидә ишекне ябып чыкканда, Әнвәрнең гадәти дөньясы кабат убылып төште. Күңелне таныш, бик таныш халәт - бушлык чорнап алды. Дөнья буш, шыксыз, өметсез төсле тоелды.

Ул вакытта әлеге халәттән аны кызы йолып алды. Әминә: «Мин әти янында калам», - дип, катгый үз сүзен әйткәч, Мөршидә яраткан кешесе янына күченде. Шулай итеп, фатир бүлеп йөрү мәрәкәсеннән дә арындылар. Бакчадагы йортны исә Әнвәр Мөршидә исеменә күчереп куйды.

Кызын искә төшергәч, Әминәнең әле генә күз алдында эле­неп калган елмаюы биеп алды. Еракта булса да, җылысы монда кадәр җитә бит. Кояш кебек. Аның уйларын хуплагандай, кинәт өй эченә кызгылт яктылык иңде. Әнвәр тәрәзәдән тышка карады. Баеп баручы кояш, ертылып киткән болыт пәрдәсе артыннан үрелеп, соңгы яктылыгын сибәргә ашыга иде.

Бер хәдистән укыган фикер исенә килде: кемне дә булса яратсаң, аңа яратуыңны әйтергә кирәк, яратуыңны әйтми калу гөнаһ, диелгән иде анда. Әнвәрнең гөнаһлары күп икән шул. Әнисе, әтисе, апасы, Венера, Мөршидә, кызы… Күңелендә кояш нурларыдай якты-кайнар хисләр йөртеп тә, берсенә бер җылы сүз әйтми яшә әле!.. Ул телефонын кулына алып, экрандагы зәң­гәр төстәге S тамгасына басты. Экранда пәйда булган рәсемнәр арасыннан кызының фотосы турысына төртеп алды. Телефон шактый гыны гөрелдәп тавыш биреп торды. Аннан Әминәнең бераз аптыраулы йөзе пәйда булды: «Әтием, ни булды?» «Бер­ни дә юк, кызым, бая әйтергә өлгерми калдым, мин дә сине бик яратам!»

Саралан - Бәкер.

2014 ел, сентябрь

Илсөяр Иксанова - хикәя

Чыганак: http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев