Бу ирләрдән ни файда?
Хатын-кызлар өйдә күбрәк эшли. "Ромир" илкүләм тикшеренүләр үзәге белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хатын-кызлар үзләре генә диярлек ашарга пешерә, кер юа, кер үтүкли. Ир-атлар исә чүп түгү һәм машинаны карап тору өчен җаваплы. Кайбер эштә балалар әниләренә ешрак ярдәм итә, дигәннәр. Гаиләдәге уртак вазифалар арткан. Тик хатын-кызларга моннан ни файда?...
Хатын-кызлар өйдә күбрәк эшли. "Ромир" илкүләм тикшеренүләр үзәге белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хатын-кызлар үзләре генә диярлек ашарга пешерә, кер юа, кер үтүкли. Ир-атлар исә чүп түгү һәм машинаны карап тору өчен җаваплы. Кайбер эштә балалар әниләренә ешрак ярдәм итә, дигәннәр. Гаиләдәге уртак вазифалар арткан. Тик хатын-кызларга моннан ни файда?
Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызларның мәшәкатьләре җитәрлек. Илдә яшәүче гап-гади гаиләне күз алдына китерсәк, өйдә ашарга пешерү (52 процент), кер юу (74 процент), кер үтүкләү (76 процент), җыештыру (45 процент) кебек эшләрне нигездә гүзәл затлар башкара, дигәннәр. Элек тә, хәзер дә кибеттән азык-төлек сатып алу (65 процент), бала тәрбияләү (71 процент) уртак эш булып саналган. Хәзер исә әлеге исемлеккә савыт-саба юу (50 процент) да өстәлгән, ди белгечләр. Ир-атларның ике төп бурычы бар - чүп түгү (47 процент) һәм машинаны карап тору (81 процент). Калган бөтен эшләрдә гаилә башлыклары бик аз катнаша. Хәтта балалар да әниләренә ярдәмгә ешрак килә. Мәсәлән, илдә яшәүче ир-атларның нибары 3 проценты үзе ашарга пешерүен әйткән. Савыт-саба юучылар моннан ике тапкыр күбрәк. Өйне җыештыру, кер юу, кер үтүкләү белән көчле затларның 3-4 проценты мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнә. Тагын бер сан: ир-атларның нибары 3 проценты бала тәрбияләү өчен җаваплы. Хәтта эт, мәче кебек йорт хайваннарын карап торучы ирләр дә моннан күбрәк, андыйлар 13 процент, дигән белгечләр.
Балаларга килгәндә, алар савыт-саба юу (27 процент), чүп түгү (28 процент), җыештыру (28 процент), йорт хайваннарын карау (32 процент) кебек эшләрдә күбрәк булыша. Бала-чага кибеткә дә әтиләренә караганда күбрәк йөри икән. Төгәлрәк әйтсәк, балаларның - 12, ә ир-атларның 11 проценты үзләре генә азык-төлек сатып ала. Белгечләр шунысын да искәрткән: теге яки бу эшне бергәләп башкарабыз дип җавап бирүчеләр арасында көчле затлар күбрәк. Мәсәлән, өйне җыештыру мәсьәләсендә ир-атларның - 47, ә гүзәл затларның 40 проценты бердәмлек яклы. Аның каравы хатын-кызлар җаваплылыкны үзенә алырга куркып тормый. Ир-атлар арасында мондый тәвәккәллек - сирәк күренеш. Үзегез чагыштырып карагыз: ашарга пешерү турында сөйләшкәндә, әлеге эшне бергәләп башкарабыз, дип җавап бирүчеләр 42 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта гүзәл затларның - 52, ир-атларның нибары 3 проценты, иң беренче чиратта, нәкъ менә ул плитә артында басып торуын белдергән.
Көчле затлардан хатын-кызга йорт эшләрендә булышырга кирәкме, дип тә кызыксынганнар. Фикерләр икегә бүленгән. Ир-атларның 46 проценты сөеклесенә ярдәм итәргә әзер булса, тагын шул ук кадәресе моңа каршы. Хәер, булышырга әзер булучылар да теләсә кайсы эшкә алынмаячак. Сорауга "әйе" дип җавап бирүчеләрнең яртысы диярлек хатын-кызларга үзе сайлаган эштә генә булышачагын әйткән. Сораштыруда катнашкан ир-атларның 5 проценты исә хатынына соңгы чиктә генә ярдәм кулы сузачак. Көчле затларның 3 проценты фикеренчә, өйдәге мәшәкатьләр ул - фәкать хатын-кыз эше. Шуңа күрә бу хакта сөйләшеп торудан да баш тартканнар. Алар өйдә эшләмәгән, эшләми һәм эшләмәячәк тә.
Хатын-кызлар үзләре ни уйлый соң? Гүзәл затларның яртысы диярлек иреннән ярдәм өмет итә. Тагын шул чамасы исә көчле затларның кайбер эшләрдә генә булышуларын тели. Илдә яшәүче һәр сигезенче хатын-кыз "Мин үзем!" дип яши икән. Сораштыруда катнашкан һәр унынчы гүзәл зат әйтүенчә, аларга бернинди дә ярдәм кирәкми. Чөнки үзләре барысына да өлгерә. Ә менә 2 проценты тагын да кискенрәк фикердә. "Ир-атлар ярдәм итәм дигән булып, комачау итеп кенә йөриләр", - дип җавап биргән алар
Эльвира Валиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев