Әче торма да, шулай ук шалкан да әвернә чәчәклеләр семьялыгына керәләр. Торма - бер яки икееллык, сирәк кенә күпьеллык үсемлек. Җимеше - элпәле кузак. Берничә төре бар: тиле торма һәм гади торма дигәннәре безнең шартларда очрый. Гади тормага редис (төче торма) та керә.
Шалкан исә - кәбестә ыругыннан икееллык үсемлек....
Әче торма да, шулай ук шалкан да әвернә чәчәклеләр семьялыгына керәләр. Торма - бер яки икееллык, сирәк кенә күпьеллык үсемлек. Җимеше - элпәле кузак. Берничә төре бар: тиле торма һәм гади торма дигәннәре безнең шартларда очрый. Гади тормага редис (төче торма) та керә.
Шалкан исә - кәбестә ыругыннан икееллык үсемлек. Беренче елны тамыразыгы формалаша, ә икенче елны чәчәк сабагы җибәрә һәм орлык ясала. Аның кыргый шалкан, игү- ле шалкан дигән төрләре бар (рәс. XX). Игүле шалкан - яшелчә үсемлеге, ә турнепс дигәне - терлек азыгы.
Әче торма һәм шалканда аксым, файдалы матдәләр күп, шикәр 6% чамасы һәм аннан да күбрәк була. Витаминнарга (бигрәк тә В15 В2, С һәм РР витаминнарына) һәм төрле тозларга (кальций, калий, фосфорга) бай булу сәбәпле, бу культуралар организм өчен бигрәк тә кышкы һәм иртә язгы айларда аеруча кыйммәтле саналалар.
Әче торма исә аерата файдалы культура. Аның тамырларында . Шалканда организм өчен бик тә кирәкле биологик актив матдәләр бар. Алар организмда матдәләр алмашуын яхшырталар һәм ашказаны эшчәнлеген, аның азык эшкәртү мөмкинлекләрен көчәйтәләр. Ул шалкан белән чагыштырганда эфир майларына бай. Иң мөһиме - әче торма аппетитны ача, шуңа күрә аны салатларга өстиләр, төшке аш алдыннан садә килеш кулланалар.
Күпләргә мәгълүм булганча, әче торма дәвалау чарасы буларак та киң кулланыла. Бигрәк тә салкын тигәндә, буыннар авыртканда, тулаем организм йончыганда, төрле озак төзәлми торган яралар булганда әче торма ярдәм итә. Суык тигән вакытта, мәсәлән, әче торманы кыргычта кыралар да бал белән бергә кушып кулланалар. Ә тәннең авырткан урыннарын дәвалау өчен аны горчичник буларак файдаланалар. Шулай ук кыргычта кыралар да кырылган массаны марля яисә юка материалга сылап авырткан урынга ябалар һәм өстеннән җылы әйбер белән төрәләр.
Узган ел ул безнең бакчаларда бик тә уңды, октябрь ахырларында гына җыеп алдылар, һәм бик күпләр аның согын куллануны кулай күрде. Сокны төрлечә ясарга мөмкин. Ә менә дару буларак куллану өчен бер әче торманы урталай кисәргә һәм киселгән ягыннан чокырчык, ягъни конуссыман кисем ясарга кирәк. Шунда шикәр комы яки бал салгач, кисемгә сок җыелачак. Шуны төшке аш алдыннан дару буларак эчәргә мөмкин. Бигрәк тә организм авырулардан соң йончыган чакта моның файдасы күп диләр табиблар.
Торманы, алда әйткәнебезчә, буыннар сызлаганда да кулланырга мөмкин. Моның өчен аның бал һәм аракы белән кушып ясалган төнәтмәсе файдаланыла. Моны ясау өчен 3 өлеш әче торма, 2 өлеш бал, 1 өлеш аракы алына һәм төнәтелә.
Безнең шартларда әче торманың вегетация чорының дәвамлылыгы буенча аерыла торган җәйге һәм кышкы сортлары үстерелә. Шулай ук июнь ахыры - июль башында чәчелә торган икееллык үсү цикллы торма сортлары да очрый. Бу сортларны иртә срокларда һәм куе итеп чәчсәң, бигрәк тә дым җитәрлек булмаган очракта, алар шул ук елны көпшәләнәләр, ягъни чәчәк сабагы җибәрәләр.
Шалканны башлыча кыш-яз һәм шулай ук җәй көне куллану өчен үстерәләр. Шалкан да, торма да салкынга чыдам яшелчә культуралары, аларның зурлары, ягъни өлкәнрәк үсентеләре -4-5°С суыкларны да җиңел кичерәләр.
Шалкан һәм торма сортлары
Татарстанда бу культураларның хәтта узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ук районлаштырылган һәм соңгы елларда тәкъдим ителгән сортлары үстерелә, ә һәвәскәр бакчачылар районлашмаган сортларны да үстерәләр.
Шалканның сортларына килгәндә, бигрәк тә Петровская (рәс. 18 - 2), Алтын шар (Золотой шар), Ак төн (Белая ночь), Кызыл башлы Милан сортларына өстенлек бирелә.
Петровская тишелеп чыкканнан соң 65-70 көннән өлгерә, ягъни уртача иртә өлгерә торган сорт. Тамыразыгы кысынкы, түгәрәк, 300 г чамасы авырлыкта, йомшагы сары төстә һәм бик тә тәмле. Бу сортның сакланышы әйбәт, аны озак, ягъни җәйгә кадәр сакларга мөмкин (рәс. 18 - 2).
Ак төн (Белая ночь) тишелеп чыкканнан соң 75-80 көннән өлгерә, ягъни уртача срокларда өлгерешле сорт. Тамыразыгы түгәрәк, авырлыгы 300-350 г га җитә, йомшагы ак төстә, сусыл булуы белән аерылып тора. Сакланышы Петровская сорты белән чагыштырганда начаррак.
Бакчачылык ширкәтләрендәге яшелчә бакчаларында шулай ук шалканның бик иртә срокларда өлгерә (2 ай эчендә) торган Милан сортын үстерүчеләр дә бар.
Торма сортларына килгәндә, республикабыздагы бакчаларда аның Зимняя круглая черная, Зимняя круглая белая, Агата һәм Одесса-5 сортлары үстерелә.
Зимняя круглая черная (рәс. 18 - 3) - уртача соң өлгерешле (вегетация чоры 90-100 көн дәвам итә) сорт. Тамыразыгы йомры-җәлпәк, озынча йомры рәвешендә, авырлыгы 200 г нан алып 600 г га кадәр җитәргә мөмкин. Кабыгы кара, йомшагы ак, тәме бераз әчкелтем. Сакланышы яхшы. Июнь азагында чәчкәне көпшәләнми. Җәй һәм кыш куллану өчен үстерелә.
Зимняя круглая белая - уртача соң өлгерешле сорт. Ул Зимняя круглая черная сортыннан кабыгының төсе ак булу белән генә аерыла, башка үзенчәлекләре аңа охшаш.
Агата - иртә өлгерешле (вегетация чоры 65-70 көн дәвам итә) сорт. Тамыразыгы ак төстә, озынча, конус рә- вешендәрәк, авырлыгы 200-250 г чамасы тәшкил итә. Тәме бераз әчкелтем кырку. Сакланышы яхшы.
Чәчү әйләнешендә урыннары һәм ашламалар
Шалкан белән торманы да чәчү әйләнешендә башка төр тамыразыклар белән бер үк кишәрлектә, ягъни бер үк басуда урнаштыралар. Элгәрләренә килгәндә, әвернә чәчәклеләрдән кала (кәбестә, редис, дайкон) барлык төр яшелчәләрдән соң, бигрәк тә бәрәңге һәм чөгендердән соң чәчәләр. Шалкан да, торма да туфракның әчелеген авыр кичерәләр һәм шул ук вакытта туфракны тирән итеп эшкәртүне таләп итәләр. Шуңа күрә дә туфракны известь- ләгәндә бу культуралар уңышны күпкә арттыралар. Ал арның зур булып үсүен исәпкә алып, барлык төр ашламаларны да бу культураларга аш чөгендере өчен кулланылган дозаларда кертәләр.
Чәчү һәм карап үстерү
Агротехник чаралар үткәрү торма һәм шалкан өчен бер үк төрле дисәк тә хата булмас. Алар икесе дә икееллык үсемлекләр булганлыктан, беренче елны тамыразык үсә, ә икенче елны кабат утыртылган тамыразыкта чәчәкләр һәм орлык өлгерә.
Алар икесе дә дымлы, җиңел суглинкалы туфракларны яраталар. Әгәр дә бу таләпләр тиешенчә үтәлмәсә, тамыразыклары җитәрлек дәрәҗәдә сусыл булмый һәм тәм сыйфатлары да үзгәрә. Алар икесе дә артык җылы таләп итмиләр, суыкларга чагыштырмача чыдам: -2-3°С суыкларны да кичерә алалар.
Җәй көне куллану өчен билгеләнгән торма һәм шалканны - майның беренче яртысында, ә торманың кышкы сортларын һәм кыш-яз кулланырга тиешле шалканны июнь ахыры - июль башында рәт араларын 20-25 см калдырып махсус әзерләнгән түтәлләргә чәчәләр. Түтәлләр, гадәттә, көздән үк әзерләнә. Шулай ук аларны иртә язда да әзерләргә мөмкин. Түтәлне ясагач, кишер чәчкәндәге кебек итеп, рәт-рәт буразначыклар сызасың һәм аларның төбен махсус ясалган тактаның бер як кыры белән тыгызлап тигезлисең, нәкъ кишер чәчкәндәге кебек итеп. Бу орлыклар тигез урнашып, туфрак белән тиешенчә керешеп, үз вакытында тигез шытым бирсен өчен эшләнә. Чәчү нормасы: 1 кв. м га шалканны да, торманы да 0,2 г чәчәсең, орлыклар 1,5-2,5 см тирәнлектә күм- дерелә.
Үсентеләрне карап үстерү шытымнарны сирәкләүдән, чүп үләннәреннән арындырудан, рәт араларын 2-3 тапкыр эшкәртүдән гыйбарәт. Үсемлекләр беренче тапкыр 2-3 чын яфрак җибәргәч, икенче тапкыр беренчесеннән соң 2 атна үткәч сирәкләнә. Соңгы тапкыр сирәкләгәннән соң, рәтләрдәге үсемлекләр арасы 10-12 см калырга тиеш.
Тукландыруга килгәндә, беренче чиратта, туфракның узган елда ни дәрәҗәдә ашланган булуын исәпкә алырга кирәк. Туфрак органик һәм минераль ашламалар белән яхшы ашланган булса, торма һәм шалканны вегетация чорында катнаш минераль ашламалар (нитроаммофоска яисә нитрофоска) белән яисә сыер тизәге әчеткесе белән бер тапкыр тукландыру да җитә. Әгәр дә туфрак ярлы булса, ашламалар туфрак эшкәрткәндә җитәрлек дәрәҗәдә кертелмәгән булса, беренчесен минераль ашламалар белән, икенче тукландыруны сыер тизәге әчеткесе белән үткәрергә мөмкин. Моның өчен 1 өлеш суга (ярты чиләк) 1 өлеш (ярты чиләк) сыер тизәге кушып һәм шуңа 0,5 л көл төнәтмәсе өстәп яхшылап болгаталар һәм 2 көн әчетәләр. Шул әчеткенең 1 л ына 3-4 л су кушып шалкан һәм торма үсентеләренә сибәләр.
Торма һәм шалканның да шытымнары җир борчасыннан нык зарарлана. Шуңа күрә, шытымнар күренү белән, көнаралаш түтәлләрне әвернә чәчәклеләр борчасыннан саклау өчен тәмәке тузаны яисә көл белән тузанландыралар. Болар тиешенчә файда итмәгән очракта, борчаларга каршы 0,2% хлорофос эремәсен кулланырга мөмкин. Әгәр дә хлорофос булмаса, торма шытымнарына сүндерелгән известь кушылган тәмәке тузаны катнашмасын бөркергә була.
Торма һәм шалканны тотрыклы салкын көннәр башланганчы җыеп алалар, чөнки, кырау тисә, алар начар саклана. Саклау өчен шалканның да, торманың да июль башларында чәчеп үстерелгәннәрен генә салырга кирәк, алар яхшы саклана, саклаган вакытта көпшәкләнми һәм тәме дә әйбәт кала, үзгәрми. Саклау өчен бик эре, шулай ук язын чәчеп үстерелгән тамыразыкларны калдырырга ярамый: алар бик тиз көпшәкләнәләр һәм үреп үсә башлыйлар, начар сакланалар.
Фарсель Зыятдинов
Нет комментариев