Эчкечелектән котылып була!
Алкоголизм гадәтме, әллә авырумы? Шушы сорауга инде ничә дистә еллар кешелек дөньясы җавап эзли. Чыннан да, спиртлы эчемлекләр тәүдә кешене үзенә психологик яктан “бәйләсә”, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. Шулай да табиблар бу гадәтне “авыру” дип саный һәм аны дәвалау өчен әледән-әле төрле ысуллар уйлап таба. Халык медицинасы да эчкечелеккә каршы көрәшүдә зур роль уйный.
Медицина эчкечене дәвалау өчен төрле препаратлар кулланса, кешенең аңына йогынты ясау чараларына таянса, халык медицинасы эчкечедә аракыга карата нәфрәт, җирәнү тойгыларын барлыкка китерүгә басым ясый.
Киптерелгән 1 дәфнә яфрагына 30 миллиграмм аракы салып эчү шунда ук спиртка карата җирәнүне барлыкка китерә.
Аш-су әзерләгәндә кулланылучы сода да кеше организмындагы спиртны чыгару өчен уңайлы. Моның өчен 1 стакан суга 1 чәй калагы сода болгатып эчегез. Көненә өч стакан мондый эчемлек организмны спирттан тулысынча чистартырга “сәләтле”.
3 литрлы кәстрүлнең яртысына чистартылмаган солы салыгыз. Аның өстенә кәстрүл тулганчы су салып, кайнатып чыгарганнан соң, тагын 40 минут талгын утта тоталар. Кайнатманы икенче савытка бушатып, өстенә 100 грамм календула чәчәге салырга һәм савытны төреп, җылы урынга куярга кирәк. 12 сәгатьтән кайнатманы кулланырга була. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр 200 грамм шушы эчемлекне эчәргә кирәк. Алкоголизмга карата нәфрәт хисе 3-4 көннән барлыкка киләчәк.
Гадәттә, эчкече кеше үзен чирле дип уйламый. Шуңа күрә күпләр аны үзенә белгертми генә дә “дәвалый”. Бу җәһәттән кызыл борыч ярдәмгә килә. 20 грамм киптереп төелгән кызыл борычка ярты литр спирт (аракы) кушыгыз. Савытны яхшылап ябып, караңгы урынга 2 атнага куегыз. Вакыт-вакыт эчемлекне болгатып алырга онытмагыз. Эчкече кулланачак шешәгә 3 тамчы шушы катнашманы кушыгыз. Кызыл борычлы бу эчемлек бетүгә, эчкече дә аракыдан баш тартачак.
Чыганак: Кызыл Таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев