Саба районының Иске Мичән авылына эш сәфәре белән баргач, авыл халкы безгә Илмира Шамилованы күреп сөйләшергә тәкъдим итте. «Аның кебек сабыр, акыллы, тәртипле хатыннар бик сирәк була. Күрегез әле сез аны, аралашкач, сүзләребезнең дөреслегенә үзегез дә инанырсыз», - дип, язмабызның булачак герое йортына юлны да өйрәтеп җибәрделәр.
Чыннан да, Илмира...
Саба районының Иске Мичән авылына эш сәфәре белән баргач, авыл халкы безгә Илмира Шамилованы күреп сөйләшергә тәкъдим итте. «Аның кебек сабыр, акыллы, тәртипле хатыннар бик сирәк була. Күрегез әле сез аны, аралашкач, сүзләребезнең дөреслегенә үзегез дә инанырсыз», - дип, язмабызның булачак герое йортына юлны да өйрәтеп җибәрделәр.
Чыннан да, Илмира апа безне, күптәнге танышлары кебек, ачык йөз белән каршы алды. Шундук сый-нигъмәтләр тулы табын артына да дәште. Кунаклары да бар икән. Иренең Үзбәкстанда яшәүче бертуган апасы оныклары белән кайтып, җәй көне кунак булып китә икән үзләрендә. Үзебез белән таныштыргач, өлкән яшьләрдәге әлеге апа:
- Рәхмәттән башка сүз юк аңа. Бу сүзләрне мең кабат кабатласам да, артык булмас. Ел саен шушында кайтып кунак булабыз. Һәрвакыт менә шулай ачык йөз, тәмле ризык белән каршы ала. Бу авылда безнең Илмира шикелле башка кеше юктыр да, бәлки, - дип, киленнәре турында матур сүзләр дә әйтеп алырга өлгерде.
Аннан соң Илмира апа белән башка бүлмәгә узып, тормыш йомгагын сүттек.
Канатлар каерылу
Ул 1963 елгы. 1984 елда шушы авыл егете Рамилгә тормышка чыгып, бер-бер артлы өч бала алып кайтканнар. 1985 елда кызлары Гөлгенә, 87дә - Радил, 92дә төпчекләре Рүзәл туган. Кечкенәләре туып ике ел узгач, 1994 елның 25 октябрендә эшкә дип чыгып киткән җиреннән, гаилә башлыгының йөрәге кинәт тибүдән туктый. Өч бала белән тол калганда, Илмира апага 31 яшь була. Ә Рамил нибары 34 яшен генә тутырган.
- Ирем белән ун ел гына яшәп калдым. Уйлыйм-уйлыйм да, ике көн торган шикелле дә түгел. Бик дус, тату яшәдек. Әле дә булса бик сагынам. Искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Балаларга, оныкларга карыйм да: «Иии, әтиегез күрсә иде сезне!... Шатлыктан нишләр иде микән?» - дим. Үзләре дә: «Әти исән булса, бу җирне болай иткән булыр иде, теге төшне әнә тегеләй итәр иде», - диләр. Рамил эшкә бик тырыш, бик пөхтә иде. Аның ясаган шкафлары, өстәл-урындыклары бик матур килеп чыга торган иде. Хәзер әнә Радил да шундый. Үземне кияүгә чыгарга сорап килүчеләр булмады түгел, булды анысы. Тик синең өч балаң кемгә кадерле? Мин беренче чиратта шул турыда уйлап, бер кешегә дә ризалык бирмәдем. Әтиләре үлгәндә, балалар бик яшь иде бит. Кечкенәсе Рүзәлгә нибары ике яшь иде. Хәзер шул балаларга карыйм да, никадәр гомер үткән, дим. Рүзәл хәзер үзе әти инде. Әтисен гел-гел искә ала. «Әти ниндирәк кеше иде? Холкы ничек иде?» - дип сорый, - ди Илмира апа.
«Балалар безнең язмышны кабатламасын»
Яшьли тол калган ханым әйтүенчә, тормышының иң сөенечле вакыйгасы - беренче баласын кулга алган көн булса, иң авыры - яраткан кешесен җир куенына салган көн. Ярый әле хәзер янәшәсендә буй җиткән, үз куышларын корган кызы һәм уллары, оныклары бар.
- Хәзер шул балалар белән куанып яшибез инде. Ходайдан сораган бар теләгем шул: балаларыбызда безнең язмышлар кабатланмасын иде. Миһербанлы, шәфкатьле булсалар, бәхетләре дә булыр. Оныкларым «әти» дип әйтергә тилмереп үсмәсен, дим. Кызым кияүгә чыгып, каената-каенана йортына килен булып төшкәч: «Әти» сүзен әйткән саен әйтәсе килеп тора. Авыз тутырып «әти» дип әйтүе шундый рәхәт икән», - дип елап кайткан иде. Аллага шөкер, иремнең туганнары да бик якын итеп яшәделәр. Үзебез дә дус-тату тордык. Кеше көлдереп яшәмәдек. Иремне югалтканнан соң, алты ел каенанамны карап, тәрбияләп соңгы юлга озатырга насыйп булды. Үземнең әти-әнием дә бик булышты. Әти 90 яшенә якынлаша. Әле дә булса печән чаба, җиләк җыя. Төп йортта яшәүче улымнар йорт торгызырга исәплиләр. Әти әле, аларга да ярдәм итәргә дип, бик дәрт йөри, - ди Илмира апа.
Аның балаларын авыл халкы да мактап телгә алды. Тәмәке тартмый, аракы эчмиләр, бик тырыш һәм акыллылар, диделәр. Шуны истә тотып, ялгыз анадан балаларын тәрбияләү серен сораштым.
- Бу турыда миннән авылга килен булып төшкән бер кыз да сораганы бар... Кешедән артыгын тәрбияләмим инде. Каты тормадым. Акчаның да җитәсен-җитмәсен белеп үссеннәр дип, хезмәт хакы алгач, идәнгә түгәрәк ясап утырабыз да: «Монысы - түләүләргә. Бу айда сиңа шуны алабыз. Икенчесендә - сиңа. Калганы - ашауга», - дия идем. Балаларны кешедән ким итәсе килми бит. Теге планлаштырылганнан тыш үзләренә башка әйбер алсам, алар: «Әни, акча каян алдың. Нишләп алдың?» - ди торганнар иде. Бервакытта та бакчадан, мәктәптән кайтып әйбер сорамадылар. Аннан соң ике малай да көрәш белән шөгыльләнде. Йортка шактый җиһазны алар көрәшеп алды. Кечкенә улыбыз Татарстан чемпионы булды. Ун мең акча алып кайткан иде ул чагында. Бик сөенгән иде. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Рамил үлгәннән соң да ике сыер асрадым. Олы улым тирес өйгәндә, 2-3 яшьлек энесен үз янына алып чыгып бастыра иде. «Янымда торсын, миңа иптәш», - дип әйтә торган иде. Бер-берсе белән бик дус үстеләр. Хәзер дә бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Апалары да гел булышып тора.
Бер вакыйга истә калган. Апалары кияүдә. Радил Казанга эшкә китте. Рүзәл элемтә техникумында укыган чак. Өйдә ялгызым калдым. 17 ел ирсез торып, ялгызлыкның иң ачысын шунда сиздем. Хыялланып беттем. Малайлар кайткач, чәй өстәле янында: «Балалар йортыннан берәр бала алыйм микән әллә? Сез чыктыгыз да киттегез, мин ялгызым хыялланып ятам монда», - дидем. Шуннан соң Радил: «Әни, ашыкмый тор әле», - диде. Әһә, минәйтәм, моның өйләнергә исәбе бар бугай. Шуның белән бетте. Икенче атнада кайткач, Рүзәл тыныч кына итеп: «Әни, син ул баланы безнең шикелле тәртипле булыр дип уйлыйсыңмы?» - дип сорады. «Һәрхәлдә, сезнең шикелле тәрбияләргә тырышкан булыр идем», -дидем. Ул аны атна буе уйлап йөргән бит инде. Артык күп сүзле түгел алар. Аталары да шундый иде. Вафатыннан соң балаларның туган көне саен төшкә керде. Бер юлы олы кызның туган көне көнне кермәде бу. «Әтиегез тынычланды, ахры. Быел кермәде», - дигән идем, Гөлгенә: «Минем үземә керде ул. Ике картина бүләк итте», - диде. Сөенечле вакыйга булса да, мәшәкатьле көннәр булса да төшкә керә шул мәрхүмнәр... - ди ул.
«Үзе дә, кулы да алтын»
Булганнан бар да була шул. Әлеге әйтем яңа танышыма да бик яхшы туры килә. Аш-суга осталык, кул эшләнмәләренә тырышлык-булдыклылык дисеңме, Илмира апаны мисалга китерергә була.
- Бездә бер матур традиция бар - армиягә китүче егетләр авылны чыкканда элмәтактага кулъяулык элеп китәләр. Ул үзләре кайтканчы тора. Һәр егеткә кульяулык чигеп бирүче дә безнең Илмира. Кулы да алтын, үзе дә алтын. Бер минут тик тормый. Аз гына буш вакыты булдымы, шуларга утыра. Безгә дә күчтәнәчкә җибәрә. Рәхмәт аңа. Бик сабыр кеше, - дип кат-кат рәхмәт әйтә иренең апасы.
- Аллага шөкер, Раббым сабырлык бирмәсә, белмим, ни булыр иде икән... Кайвакыт үзем дә шаккатам, - дип елмая Илмира апа.
Мәетләрне юып соңгы юлга озату кебек гаять җаваплы эшне дә авылдашлары аңа ышанып тапшыра икән.
- Аллага шөкер, егермегә якын мәетне юып озаттым. Беренче тапкыр әнине юдым. Төшеңә керер, куркырсың, кермә, дигәннәр иде. Эшне «бисмилла»ны әйтеп башлыйм, куркыныч түгел. Бу нигез дә бик тыныч. Йорт ияләре дә гел ярдәм итеп тордылар. Рамил үлгәннән соң йә тәрәзә шакып уяталар, йә кеше тавышы белән эндәшәләр иде. Җидесенә кадәр ирем гел күзгә күренеп йөрде. Чәйнеккә су салып чәйләр куеп йөргәне аермачык күренә иде. Шул вакытта төнге 1-2гә кадәр йокламыйча утыра идем. Хәзер организм шуңа күнекте. Шул вакытка кадәр чигеп-тегеп утырам, - ди ул.
РS. Илмира апа белән саубуллашыр алдыннан ул миңа бер фотосурәт күрсәтте. Ир белән хатынның яшь, бәхетле чаклары иде анда. Әтиләренең кайчан үлүе, бу вакытта балаларга ничә яшь булуы турындагы мәгълүматлардан соң ана менә мондый сүзләр язып куйган (орфографиясе саклана. - Авт.): «Кызым Гөлгенә, минем турыга мин ничә яшьтә үләм, сезгә ничә яшь икәнен, син язып куярсың. Бу карточканы саклагыз. Кайсыгыз булса да.
Кабат күреп булса,
Йөргән юлларыңа
Гөлләр сибәр идем аралап,
Бигрәк иртә ташлап киттең,
Безнең йөрәкләрне яралап».
Зөһрә САДЫЙКОВА, Саба, Иске Мичән
Шәһри Казан
Нет комментариев