Мин Эльмираны күптән беләм. Аралашуыбыз күбрәк эш буенча, шуңа күрә эч серләрен үк чишкәнебез юк. Шулай да бер вакыт сүз иярә сүз чыгып, хәзергә Казанда ялгыз торам, Чаллыга балалар янына кайткалап йөрим дип әйтеп куйды. Мин дә, ник алай, ник болай, дип сорарга кыймадым, ул да сүз кузгатмады. Тагын бераз вакыттан соң ире Әмир турында берәр җылы язма язып булмасмы икән дип шалтыратты. Хатын-кызның, һәрвакыттагыча, меңне генә түгел, мең дә берне беләсе килә. Әлбәттә, минем дә, сез бергәме соң, дип сорыйсым килде, сабыр иттем. Очрашуларыбызның берсендә исә Эльмира үзеннән-үзе тормыш йомгагын сүтте.
- Без Әмир белән озак очрашып гаилә кордык. Ике улыбыз һәм кызыбыз туды. Тормыш мәшәкатьләре белән яшәдек. Фатир аласы бар, балаларны укытырга акча җитми. Гадәттә, хатын-кыз хыялый була. Безнең исә киресенчә иде - Әмир гел артист булу, җырлау турында хыялланып, үз дөньясында яшәде. Яшьтән бу сукмакны сайламагансың икән, тормышка кереп китеп кайный башлагач, кискен борылыш ясар өчен, ай-һай, зур теләк кирәк! Теләктән дә бигрәк, акча кирәк. Әмирнең хыялын да, теләген дә белдем, аңладым, шулай да: «Минем сине укытырга акчам юк шул, ни эшләтим», - дия идем. Гомер уртасы җиткәндә дә, тормышларын бер көйгә салгач, балаларын урнаштыргач, үзләре өчен яши башлап, күңелдәгесен тормышка ашырам дип сәхнәгә менеп киткән кешеләр бар. Әмир үзе булдыксыз ир түгел, ләкин зур итеп акча таба алды дип тә әйтә алмыйм.
Күңелендә иҗат уты янгангадыр инде, ул гел сәнгать кешеләренә тартылды, алар белән аралашасы килде. Бервакыт ул өйгә шактый еллар читтә яшәп, туган ягыбызга кайткан артистканы алып кайтты. Аның торырга урыны юк икән, вакытлыча торып торсын ди. Кунак өч көн генә була диләрме әле? Ә монда көннәрне атналар алмаштырды. Ул күбрәк әлеге ханым белән аралаша, миннән, балалардан да читләште. Әле теге кирәк, әле бу, булган акчасын да аңа тота. Мин аны гаепләмим, күңеленә шулай рәхәт булгандыр. Ләкин гаилә, аның каршында һәркемнең бурычы да бар бит әле. Әлеге ханым гаиләгә килеп кергәч, безнең мөнәсәбәтләр соңгы киеренкелеккә җитте. Кызым әтисенең болай читләшүен бик авыр кичерде. Кыскасы, безнең гаилә акрынлап җимерелә башлады. Ул ханым китте, аның артыннан, озак та тормый, Әмир дә Казанга юл алды. Анда үзенең хыялына беренче адым ясап, республикабызда бик тә билгеле бер ханым оештырган хорга язылган. Әлеге ханым белән (исемен әйтмим, әйдә, без аны Гөлнур дип атыйк) алар бик якынаеп китәләр. Гөлнурның да ире китә һәм алар Әмир белән бергә яши башлыйлар. Мин болар турында, әлбәттә, белмәдем. Әмир аерылышуга гариза биргәч тә, ышанасым килмәде. «Мин синең никахлы хатының, гаиләне саклыйк!» - дип елый-елый ялвардым. Ул исә минем күзләремә карады да: «Талак, талак, талак!» - дип кабатлады.
Ул көннәрнең авырлыгы... Эштә дә үзгәрешләр башланды, мине Мәскәүгә чакырдылар. Бу эш артыннан китү түгел, үз-үземнән качу иде бугай. Бөтен нәрсәне онытып, эшләргә тырыштым. Бәлки иң яхшысы да шул булгандыр. Бергә яшәгән фатир, бергә йөргән сукмаклар - миңа боларның бөтенесен онытырга кирәк иде. Йөрәктәге яра гына төзәлерлек түгел иде шул. Ул гынамы әле, Әмир белән Гөлнур минем өстемә әллә нинди ялалар ягып, газетага язма биргәннәр. Андагы пычраклык, нахак сүз. Әлеге язманың авторын әлегәчә аңлый алмыйм. Үзең хатын- кыз була торып, барлык фактларны белмичә, ничек икенче бер кеше өстеннән шушындый язма әзерләде икән ул? Шулай итеп, Әмир бөтен республика халкы алдында мине бик тә юньсез хатын, үзен бик тә бәхетсез ир итеп күрсәтте. Түккән яшьләр, кичергән газаплар - боларны сөйләп, аңлатып бетерерлек кенә түгел. Шулай да, бер Аллама мең шөкер, янымда балаларым бар!
Әмирдән Гөлнур да артист ясый алмады. Белүемчә, алар бер кушылдылар, бер аерылдылар. Әмир кабат безгә килеп йөри башлады. «Аерылдык», - диде, мин дә ышандым. Аннан соң кабат очрашуларын белдем. Кушылган сукмаклар аерылып бетми икән шул. Бүгенге көндә мин дә Казанда. Эшем белән шулай килеп чыкты. Әмир бездән ерак тормый, килгәләп тә йөри. Беләсеңме нәрсә: аны күргәч, ул күрсәткән газаплар онытыла... Ул бит миңа чит-ят түгел, өч баламның атасы. Күлмәген юып кидертәсе, башыннан сыпырып үтәсе килә. Бер карасаң, ул янәшәдә генә яши, шул ук вакытта минеке дә түгел. Дусларым башка бер ир белән таныштырып карадылар. Аны да кабул итә алмыйм. Ялгызлык та куркыта...
«Гаиләне саклауны сорап ялваруыма ирем: «Талак, талак, талак!» – дип җаваплады»
Мин Эльмираны күптән беләм. Аралашуыбыз күбрәк эш буенча, шуңа күрә эч серләрен үк чишкәнебез юк. Шулай да бер вакыт сүз иярә сүз чыгып, хәзергә Казанда ялгыз торам, Чаллыга балалар янына кайткалап йөрим дип әйтеп куйды. Мин дә, ник алай, ник болай, дип сорарга кыймадым, ул да сүз кузгатмады. Тагын бераз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев